16+

“Акча реформасы көтелә дигән сүзгә ышанырга кирәкме икән»?

“Акча алышына дигән сүз йөри. Бу хәбәр дөресме икән? Кара көнгә дип җыеп куйган акчаларыбыз яна дип куркам”.

“Акча реформасы көтелә дигән сүзгә ышанырга кирәкме икән»?

“Акча алышына дигән сүз йөри. Бу хәбәр дөресме икән? Кара көнгә дип җыеп куйган акчаларыбыз яна дип куркам”.

Газета укучыбыздан килгән әлеге сорауны без Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәеновка юлладык.
– Акча реформасы көтелә икән, банктагы акчаны, имеш, алып булмаячак дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Бердән, урамда 1991 ел түгел. Хәзер финанс системасы үзен яхшы “хис итә”. Үзәк Банкның да, башка банкларның да резервлары зур, бюджет та дефицитсыз үтәлә. Шуңа да банктагы акчаларны алып булмаячак дигән сүз имеш-мимеш кенә. Аңа ышанырга кирәкми, – ди ул.   

– Булган акча югалмасын өчен аларны нишләтергә киңәш итәсез? 
– Гади халык кулында ирекле акча (нинди дә булса финанс-акча операцияләре өчен билгеләнмәгән акчалар. – Авт.) күп түгел. Күбесе кредит түли. Хәзер кредит ставкаларының югары булуын истә тотканда, аларны түләп бару да авыр әле. Акчасы булган кешегә кредитларын ябу өчен иң кулай вакыт дип саныйм мин. Хәзер рефинанслау ставкасы еллык 21 процент тәшкил итә. Бу бик югары ставка. Һәм мондый шартларда кредит алырга кирәк түгел. Ул шул ук кулланучылар кредитына да, машина кредиты һәм ипотекага да кагыла. Әмма монда сүз ташламалы гаилә ипотека турында бармый. Кредит алам да, девальвация була һәм аны каплыйм дип өметләнергә кирәкми. 2025 елда бердәнбер иң дөрес стратегия – элеккеге кредитларны каплау. Шулай ук банк кертеме ставкалары югары булуны истә тотсак, акчаны банкта сакларга була. Закон буенча банкларда 1 миллион да 400 мең сумга кадәрге акча иминиятләштерелгән. Шул суммага кадәрге акчаны анда саклый аласыз. Бүгенге көнгә бу иң яхшы вариант.         

– Быел рубльгә карата нинди фаразлар көтелә? 
– Ул ел саен девальвацияләнә, ягъни бәясе төшә. Үзәк Банкның инфляция буенча төп максаты – 4 процент. Хәзерге көндә, узган елгы нәтиҗәләргә караганда, рәсми статистика буенча ул 9 проценттан күбрәк. Инфляция дәвам итәчәк. Быел ничек буласын фаразлау авыр. Әмма 2024 елгы инфляциядән артып китмәс дип өметләнергә кирәк. Һәр гаиләнең үз инфляциясе, шуңа да бәяләр үсешенә, үз чыгымнарыңа ориентлашырга кирәк. Рәсми статистика 9 проценттан артык булса да, шәхси инфляция гадәттә югарырак була. Әйтик, продуктларга инфляция 10 проценттан артып китте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

2

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading