16+

Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр күчерелә

Россиядә тузган торакларда яшәүчеләрне яңа йортларга күчерүдә 2011 елдан башлап федераль программа гамәлгә ашырыла.

Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр күчерелә

Россиядә тузган торакларда яшәүчеләрне яңа йортларга күчерүдә 2011 елдан башлап федераль программа гамәлгә ашырыла.

Кичә «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин: «Татарстанның беренче Президенты башлангычында, республикада тузган торак фондын бетерү буенча тиңдәшсез әһәмияттәге эшләр башкарылды. Казанда гына да 33 меңнән артык гаилә яңа фатирларга күчерелде», - диде. Ләкин башкалада әле дә нык тузган хәлдәге күпфатирлы 600 торак йорт исәпләнә. Шәһәр башкарма комитетының торак сәясәте идарәсе җитәкчесе Марсель Абделхаков чыгышында әйтелгәнчә, федераль программа быел Казандагы авария хәлендәге 13 йортны колачлый. Татарстан Министрлар Кабинеты раслаган исемлеккә Киров районындагы - 8, Совет районындагы - 4 һәм Авиатөзелеш районындагы бер йорт кертелгән. Әлеге йортларда аеруча начар шартларда 169 гаилә көн күрә.
- Россия Торак кодексы нигезендә, федераль программа кысаларында, кешеләрне күчерү «метрга метр» чагыштырмасында үткәрелә. Авария хәлендәге йортта күпме торак мәйданы булса, шуның кадәр бирелә. Федераль үзәк Казанга быелга 146,7 миллион сум тәгаенләгән. Бу авария хәлендәге фатирлардагы һәр квадрат метрга 27 мең 600 сум нисбәтендә исәпләнгән. Кызганыч, федераль программа кешеләрне гадәти йортларга күчерү мөмкинлеге бирми. Казанда торак кыйммәт, хәзерге фатирларның мәйданнары да авария хәлендәге йортлардагыдан зуррак. Шунлыктан, федераль үзәк акчаларына яңа йорт төзеләчәк, - диде Марсель Абделхаков.
Авария хәлендәге торакларда яшәүчеләр өчен Киров районында быел махсус йорт сафка басачак. Анда торак мәйдан күчерелүчеләрнең элекке мәйданыннан 1089,58 квадрат метрга зуррак, акчалата исәпләгәндә, 38,5 миллион сумга кыйммәтрәк булачак. Марсель Абделхаков: «Бәя аермасын муниципаль бюджет түли. Авария хәлендәге торак йортларда яшәүчеләр яңа фатирларны бушлай алачаклар», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading