16+

“Бакчачылар проблемаларын хәл итәргә кирәк”

Татарстанда гомуми мәйданы 28 мең гектарны тәшкил иткән 376 мең бакчачылык кишәрлекләре бар. Татарстан хөкүмәте йортында бөтен муниципаль районнар катнашында видеоконференция режимында узган республикакүләм киңәшмәдә сүз бакчачылык турында да барды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бакчачылар проблемалары һәрвакыт актуаль. Бакчачылык ширкәтләре күбесенчә Казан, Чаллы, Әлмәт кебек зур шәһәрләрдә, шулай...

Рөстәм Миңнеханов бакчачыларны транспорт белән тәэмин итүгә, бакчалар һәм дачаларга автобус маршрутларын җибәрүгә аеруча игътибар бирергә кушты.

- Транспорт белән тэминат мәсьәләсе хәл ителгән булырга тиеш. Бу безнең гражданнар, алар арасында бай булмаганнары да күп. Дача кишәрлекләре - аларны азык-төлек белән тәэмин итү чыганагы һәм ял итү урыны да. Бакчачылар ширкәтләреннән чүп чыгару, медицина ярдәме күрсәтү, транспорт белән тәэмин итү - шушы барлык мәсьәләләрне карарга кирәк. Бакчачылар ширкәтләренә юлларны тәртипкә китерү, каты калдыкларны чыгару эшен оештыру зарур, бәлки ниндидер программа кабул итәргәдер. Балалар өчен җәйге ял итү лагерьлары белән шөгыльләнәбез бит, ә дачалар, бакчачылар ширкәтләрендә меңләгән кеше ял итә - моны да истә тотарга кирәк, - диде Президент.

Сүз уңаеннан: Казанда бакчаларга автобусларда йөрү өчен җиде махсус маршрут гамәлгә кертелде, һәм алар 1 ноябрьгә кадәр файдаланылышта була, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте. Пассажирларны Ветеринария институты, 39 нчы квартал, Ленин исемендәге Мәдәният сарае, Горький шоссесы, Җиңү проспекты, Совет мәйданы тукталышларыннан Дәрвишләр бистәсендә, "Щербаковка", "Текстильщик", Дальние сады, Арышхазда, Яңа Шигали, Май комбинаты (Жиркомбинат) бакчачылык ширкәтләрендә урнашкан бакчаларга илтеп җиткерәчәкләр.

Маршрутлар түбәндәгечә:

  • 39с - "Ветеринария институты - Станцияле Дәрвишләр бистәсе",
  • 41с - "39 квартал - "Щербаковка" бакчачылык ширкәте,
  • 92с - "Ленин ис. мәдәният сарае - Дальние сады",
  • 101с - "Горький шоссесы - "Текстильщик" бакчачылык ширкәте,
  • 106с - "Дан" скверы - Арышхазда",
  • 109с - "Совет мәйданы - Яңа Шигали",
  • 111с - "Дан" скверы - Жиркомбинат".

Маршрутлар буенча ундүрт автобус хәрәкәт итәчәк. Пассажирлар санына карап, әлеге юнәлешләрдә хәрәкәттәге состав саны үзгәрергә мөмкин. Сезонлы маршрутларның эш графигы сәгать иртәнге 6дан алып кичке 9га кадәр дип билгеләнгән. Пассажирларны йөртү тарифы әлеге юнәлештә эшли торган компанияләр тарафыннан билгеләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading