16+

Башыңны сакла, кызым

Элек әбием, ерак юлга чыкканда, гел шул сүзләрне кабатлый торган иде. Үз-үзеңне карап, игътибарлы йөр диюе инде ул үзенчә. Кем белгән бит әбинең шушы сүзләрен быел туры мәгънәсендә кулланырга язар дип...

Башыңны сакла, кызым

Элек әбием, ерак юлга чыкканда, гел шул сүзләрне кабатлый торган иде. Үз-үзеңне карап, игътибарлы йөр диюе инде ул үзенчә. Кем белгән бит әбинең шушы сүзләрен быел туры мәгънәсендә кулланырга язар дип...

Сизгәнсездер инде, быелгы яз аеруча да көйсез килде. Бер карасаң, сөякләргә кадәр үтеп кергән җан өшеткеч салкыннар, икенче карасаң, табигать көйсез бала кебек балавыз сыга, бертуктамый яңгырлар ява, бозлар эри... 16 март - язның әлеге дә баягы кәефсез чагы. Иптәш кызым белән физкультура дәресеннән башка бинада була торган икенче лекциягә ашыгабыз. Тирә-якка карау юк инде ул, аяк астына күз салсаң да җиткән. Чөнки юллар, алдагы көнге яңгырдан соң, боз булып каткан. Яңа туган бозаулар күк, аягыбызда туры басып тора алмыйча, абына-төртенә, авыш түбәле бина янына килеп җиттек. Кем уйлаган шунда безне күктән «бүләк» көтәсен?! Бездән 1-2 адым ераклыкта йорт түбәсеннән бер өем бозлы кар килеп төшмәсенме! Көтмәгәндә килеп чыккан хәлдән йөрәк чүт кенә күкрәк читлеген бәреп чыкмады. Андый очракта бөтен тормышың күз алдыңнан уза дип дөрес әйтәләр икән. Чак кына үлемнән калдык бит! Кырыебызда барган бала тоткан ике апа да куркуларыннан шок хәлендә калдылар булса кирәк. Алар тизрәк бу җирдән китү ягын карадылар.
Яз җиткәнче, дип, өй түбәләрен кардан арындырырга кирәк, югыйсә ахыры кызганыч тәмамлана икәнен барыбыз да белә дә бит... Ә эшне башкарып чыгару өчен кыл кыймылдатучы да юк. Башларына түбәдән кар өеме, боз төшеп, күпме кеше хастаханәләргә эләгә, күпмесенең гомере өзелә. Мондый мәгънәсез үлемнәрнең саны чиксез. Кар төшү куркынычы булган йортлар янына халыкка кисәтү билгеләре кую әллә ни акча да, вакыт та сарыф итми, ә күпме кешенең гомере сакланып кала. Бездә гел эш узгач кына селкенә башлыйлар шул...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading