16+

Бүген кочаклашу көне: кил, кочаклыйм әле үзеңне!

Элек ел әйләнәсенә биш бәйрәм бар иде. Яңа ел, 8 март, 9 май, октябрь революциясе көне һәм... туган көнең. Ул чорда яшәгән кешеләр алдарга ирек бирмәс – бәхетле булырга шул бәйрәмнәр җитә иде безгә.

Бүген кочаклашу көне: кил, кочаклыйм әле үзеңне!

Элек ел әйләнәсенә биш бәйрәм бар иде. Яңа ел, 8 март, 9 май, октябрь революциясе көне һәм... туган көнең. Ул чорда яшәгән кешеләр алдарга ирек бирмәс – бәхетле булырга шул бәйрәмнәр җитә иде безгә.

Ә хәзер бәйрәмнәр күзгә күренеп артты. Дөресен генә әйткәндә, билгеләп үтми калырга мөмкин булган бәйрәмсез көн юк та кебек. Кайбер көннәргә икешәр-өчәр дә туры килә әле. Әйтик, Шоколад яисә Туңдырма көне. Рәхмәт көне, Бабай көне (әбинеке аерым) һәм башка бик күпләр. 365 көнгә (быел 366 да бит әле!) кемнәр генә кайдан гына уйлап чыгарып бетергәннәрдер. Арада бөтенләй башка сыймаслыклары да бар. Әйтик Сыра көне, Сыр көне...

 21 гыйнварны элек Владимир Ильич Ленинның вафат булган көне буларак, кайгы көне итеп хәтерли идек. Хәзер ул Халыкара Кочаклашу көне икән бит. Беренчедән, бик дөрес уйланылган. Кыш көне суыкта җылыныр өчен кочаклашу иң әйбәт чара бит инде ул. Җәйге эсседә Кочаклашу көне билгеләп үтү бигүк акыллылык билгесе булмас иде. Шуңа да кышын булуы әйбәт. Быел гына кыш язга охшагач та. Башка елларда зәмхәрир суыклар була иде бу гыйнварның егерме берләрендә. Ләкин шунысы бар, бу көн Халыкара, димәк, Африкадагыларга челләдә дә кочаклашырга туры килә.

 Әлеге көнне кем уйлап чыгарганы билгеле түгел. 1986 елда АКШта башланган диләр. Яшьләрдер, студентлардыр дигән фараз бар. Чөнки алар кочаклашырга ярата. Шунысы кызык, 21 гыйнвар көнне бер дә таныш булмаган кеше белән кочаклашу да гөнаһ түгел икән. Киресенчә, хуплана гына. Кем белә, бәлки ул синең язмышың да булып куяр.

 Кочаклашу - күңел һәм кочак җылыңны бүтәннәр белән бүлешергә теләү бик мәслихәт. Җитмәсә, табиблар һәм психологлар да шулай ди. Кочаклашу хәтта дәвалый да икән. Яраткан кешесе белән еш кочаклашканнарның нерв системасы ныгый, иммунитеты һәм гемоглобины югары була, эшкә дәрте-сәләте арта. Шуңа да Америкада табиблар көненә дүрт-биш тапкыр кочаклашырга дигән рецепт та язып бирәләр, ди. Моны белгән кайбер медицина үзәкләрендә бездә дә дарулар белән бергә кочаклашу һәм елмаю белән дә дәвалыйлар. Бигрәк тә, балаларга файдалы ул кочаклашу. Һәр әни кеше тәүлегенә баласын кочагына 10 тапкырдан да ким алмаска тиеш. Шул чагында гына бала үзен бәхетле итеп сизә. Ә бу аңа акыл һәм физик яктан үсәргә ярдәм итә. Ярый әле, кочаклашу безне гомер буе озата бара.

Бер көннеке итеп кенә аерып куеп булмый аны. Аннары кочаклашу өчен бернинди чыгым тотасы да, чәчәк-бүләк аласы да юк. Кочагыңны җәеп, елмаеп теләгән кешеңнең каршына гына барасың да бар җылыңны аңа бирәсең. “Кил кочаклыйм әле үзеңне!” - дип рөхсәт сорасаң, тагын да әдәплерәк була.

Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading