“Татмелиорация” оешмасы директоры урынбасары Ирина Александровна аның, чыгымлы эш кенә булмыйча, шактый вакыт алуын да сөйләде.
– Экспертиза уздыру җиде айга кадәр вакытны ала. Ул кар булмаган чорда үткәрелә, шуның белән дә сузыла. Әле тагын республиканың мәдәни мирас объектларын саклау комитетына гына түгел, Россиянең Мәдәният министрлыгына да мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шуның белән бер ел югала, бу дәүләт программаларын гамәлгә ашыру срогын да чигендерергә мөмкин. Әлеге таләп эшләп торган сәнәгать предприятиеләренә фундаментларына капиталь ремонт ясауга да кагыла, – ди ул.
Аның чыгышыннан соң, сүзне Президент Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущинга биреп, аңардан, нинди яңа бизнес ачтыгыз, дип сорады. Иван Гущин аңлатуынча, чынлап та бу процесс бик катлаулы һәм әлеге проблема буенча эш башланган. Балалар бакчалары һәм мәктәпләрне төзи башлау вакыты да чигерелә икән.
– Археологик объектлар геопорталы эшләнде, анда әлегә 300 мәдәни һәйкәл кертелде, тагын 3008 археология һәйкәлен кертәсе бар, – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов бу эшне системалаштырырга, бәяләр буенча прейскурант булдырырга кушып, мәдәният министры белән очрашуда бу турыда сөйләшергә җыенуын белдерде.
Кабат күләгәдә эшлисе буламы?
Товарларны маркировкалау үзмәшгульләргә дә проблема тудырмагае. 2019 елдан аяк киеме, кием һәм күн эшләнмәләргә санлы код кертү турындагы канун эшли башлаган иде. Ул продукциянең җитештерүдән башлап кулланучыга кадәр үткән юлын күзәтергә мөмкинлек бирә.
Күннән акча янчыгы, паспорт тышлыгы ясаучы Рафаиль Хәсәнов үзенең чыгышында маркировкалаган товарны саткан очракта, ул үзмәшгуль статусын югалтуын сөйләде. Үзмәшгуль мондый товарны сата алмый. Димәк, йә кабат күләгәдә эшләргә, йә эшне туктатырга туры килә, диде ул. Аның чыгышыннан соң үзмәшгульләрне товарга мәҗбүри маркировка ясатудан азат итү мәсьәләсе күтәрелде. Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы аша федераль үзәккә мөрәҗәгать итү мөмкинлеген әйтте.
Комментарийлар