16+

ЧАБАТАГА КАЙТАБЫЗ

Быел Евровидениедә чыгыш ясаган Бураново әбиләре, бөтен кешене шаккатырып, сәхнәгә чабата киеп чыкты. Аларның аяк киеменә кызыгучылар да күп булды: бер әбинең чабатасын урлаганнар дип тә сөйләделәр хәтта. Урларсың да, хәзер бит элеккеге кебек үрелгән чабаталарны бары музейларда гына күрергә була, бик сирәк кешеләрдә генә саклана ул: әби-бабайларыбыз җыеп-хәстәрләп куйган...

ЧАБАТАГА КАЙТАБЫЗ

Быел Евровидениедә чыгыш ясаган Бураново әбиләре, бөтен кешене шаккатырып, сәхнәгә чабата киеп чыкты. Аларның аяк киеменә кызыгучылар да күп булды: бер әбинең чабатасын урлаганнар дип тә сөйләделәр хәтта. Урларсың да, хәзер бит элеккеге кебек үрелгән чабаталарны бары музейларда гына күрергә була, бик сирәк кешеләрдә генә саклана ул: әби-бабайларыбыз җыеп-хәстәрләп куйган...

Элеккеге заманда төрле милләт халыкларының киемнәре аерылып торса да, барысының да аякларында чабата булган. Димәк, чабата милләтләрне берләштерүче булып та чыга әле. Элеккеге гореф-гадәтләрне, йолаларны саклаучы буларак, бу яктан авылга рәхмәт әйтәсе генә кала, чөнки бары биредә генә чабата һәм аны үрә белүче кешеләрне очратырга була. Мамадыш районының Комазан башы авылында да элеккеге һөнәренә тугры калган кеше бар: 1931 елгы Степан абый Петухов бүгенге XXI гасырда да чабата үрү белән шөгыльләнә. Балачактан ук өйрәнгән һөнәрен ташлый алмаган ул. Чабата үрүче оста белән без дә күрешеп сөйләштек.
Степан абыйны эзләп табу авырлыклар тудырмады, чөнки чабата үрүче бабайны якын-тирәдәге бөтен кеше белә. Степан абый белән тормыш иптәше Анна апа, без киләсен алдан белмәсәләр дә, якты йөз белән каршы алдылар.
- Степан абый, чабата үрергә ничек өйрәндегез?
- Сугыш чоры, ачлык, кияргә әйбер юк - теләсәң, теләмәсәң дә өйрәнергә туры килә. Ә төп өйрәтүче кеше ул минем Агафия әбием. Ул бик оста иде: балта да саплый, кәрзин дә үрә белә. 10 яшьтә мин инде әби белән урманга юкәгә менә идем. Азрак киреләнсәм, чыбык белән бер-икене сыдырып алырга да күп сорамый иде әби. Сугыш елларында чабата бөтен гаиләне туендырып торырга ярдәм итә иде.
- Ә бүгенге көндә ничек? Чабата алырга теләүчеләр күпме? Аның бәясе кыйммәт йөриме?
- Бүген чабатаны бик популяр дип әйтеп булмый инде, шулай да сораучылар, кызыксынучылар бар. Истәлек итеп саклар өчен һәм сувенир буларак алалар. Якын-тирәдәге күп кешегә үреп бирдем инде. Аннан соң ярминкәләргә, күргәзмәләргә дә алып барып сатам. Монда чабаталарымны күз ачып йомганчы алып бетерәләр. Берсендә бер пар чабата өчен ике хатын-кыз хәтта талашып ук китте. Икесенең дә чабаталы буласы килә. Күбрәк алып барасы калган икән, дип үкенеп тә куйган идем. Бәясенә килгәндә, 250-300 сумга сатам. Күп кешегә бүләк итеп кенә дә җибәрәм (Степан абый сувенир чабаталарын миңа да бүләк итте. Хәзерге заман аяк киеме белән чагыштырсак, ул балеткалардан бер дә ким түгел. - Ч.Н.)
- Бер көнгә ничә чабата үрергә була?
- Элеккеге елларда көненә җидешәр пар ясый торган идем. Сөйләшеп утырган арада да бер пар чабата үреп бирә алам. Аяк киемнәре кебек үк: 36, 37, 38 һ.б. үлчәмнәрдә үрәм. Төрлечә заказ бирәләр. Ә менә юкәне юну авыррак. Бервакыт, заказны тизрәк үтәргә кирәк булгач, яз аенда иртән урманга менеп киткән идем, кар туң вакытта. Ә кире төшкәндә харап була яздым: кар астына төшеп киттем дә билдән чумдым. Бу вакытта әллә юкәне саклап каласы, әллә үземә чыгасы. Аллага шөкер, исән-сау гына котылдым, юкәне дә алып кайтып җиткердем.
Степан абый чабатаны зур осталык белән үрә. Инде 80нче дистәне ваклап килсә дә, егетләр кебек җитез ул. Үз эшен яратуы әллә кайдан күренеп тора аның. «Чабата үрү җаныма рәхәтлек бирә минем», - ди чабатачы. Әмма үзе, чабата үрә белүчеләр хәзер бармак белән генә санарлык, дип уфтанып та куя. Шуңа оныкларына да әлеге һөнәрнең нечкәлекләрен өйрәтеп калдырырга тырыша ул.
РS. Степан абыйдан үземә дә чабата алмыйча кайтып китә алмадым. Аны киеп тә, аның белән биеп тә карадым... Бик тә уңайлы икән. Бүген инде чабаталар киеп йөри торган замана булмаса да, ул үткәнеңне онытмаска, элеккеге авыл тормышын күзалларга булыша. Чабатадан килгән юкә хуш исе үзең дә сизмәстән тарих диңгезенә алып кереп китә. Хәер, җырчы әбиләребез чабатаны искелек калдыгы дип тормады бит әле. Аны сәхнәгә үк киеп чыкты. Шулай булгач, кем белә, чабата модага да кереп китмәгәе әле...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading