16+

Чемодан өстендәге кәеф

Кояш, эссе, шәп кәеф. Җәйне бөтен кеше ким дигәндә әнә шул параметрлары белән көтеп ала. Зур күпчелек инде ялыктырган соры эш бүлмәләрен калдырып, авылга кайтып җиләк-җимешле җәннәттә ял итү турында хыяллана, кемнәрдер челләдәге печән өстенә әзерләнә (физик эш шәһәр кешесе өчен ялның бер төре дисәк тә, ялгышмабыз), өченчеләре исә чемодан...

Чемодан өстендәге кәеф

Кояш, эссе, шәп кәеф. Җәйне бөтен кеше ким дигәндә әнә шул параметрлары белән көтеп ала. Зур күпчелек инде ялыктырган соры эш бүлмәләрен калдырып, авылга кайтып җиләк-җимешле җәннәттә ял итү турында хыяллана, кемнәрдер челләдәге печән өстенә әзерләнә (физик эш шәһәр кешесе өчен ялның бер төре дисәк тә, ялгышмабыз), өченчеләре исә чемодан...

Сәлам, чит ил!
Иң әүвәл, июньдә кайда ял итү урынлы, дигән сораудан башлыйк. Июнь - артык эсселекне яратмаучылар ае. Шуның өчен дә бу айда ял итеп кайту алар өчен иң кулае булачак. Әмма шуны истән чыгармау лазем: бу ай диңгездә коену өчен кулай түгел, су бөтен җирдә әле тиешле күләмдә җылынып бетмәгән. Инде кайберәүләр өчен мең кат тапталган сукмак булса да, туроператорлар Төркия, Мисыр, Таиланд һәм Тунисны сайларга киңәш итә. Алар климат, отель һәм ял бәяләренең уртача булуы белән күпләр өчен лидерлар исемлегендә. Бу айда Хорватия, Марокко, Италия һәм Испаниянең төньягында салкынрак булачак - анда коеныр өчен иң кулай вакыт июль аеннан башлана. Июнь аенда иң шәп ял грек утравы Критта һәм Мальтада. Шулай ук әлеге айда Европа буенча сәяхәтләр дә кызыклы булачак. Бу вакытта бөтен җирдә дә җәйге җылылык (әмма ялыктыргыч эссе түгел) белән кызыклы экскурсияләр, фестивальләр, күңел ачу чаралары үтә. Кемне ялның пляж варианты гына канәгатьләндерми - бусы нәкъ сезнең өчен. Чехия һәм Венгриядә июнь аенда экскурсия турлары кабатланмас булачак, Куба, Израиль, Вьетнам, Япония һәм Кытайда рәхәтләнеп экзотика карап кайтсагыз да була.

Әттәгенәсе...
Җәй айларында чит илдә ял итүнең иң зур минусы булып турларның кыйммәт булуы санала. Шул ук ияләшкән Төркия белән тапталган Мисыр гына да юлламаларны шактый кыйммәтләндерә. Мисалга, Төркиянең Кемерындагы өч йолдызлы отельдә ял итү ким дигәндә җиде көнгә 30500 сумга төшә, Аланьядагы биш йолдызлы ким дигәндә 40 меңеңне алып калачак. Мисырның Хургадасында өч йолдызлы отельдә ял итү 37 меңнән башланса, дүрт йолдызлысы 40 мең сум сораячак. Иптәш кыз әнә Төркиядә ире һәм малае белән җиде көн дүрт йолдызлыда яшәп кайтты - өчесенә 55 мең сум түләгәннәр иде. Әмма ул май аенда булды шул...
Башка илләрдә 7-10 көн ял итү күпмегә төшәчәкме? Күпләр яраткан Тунисның Порт Эль Кантауисындагы өч йолдызлы отель өчен 50 мең сум кирәк булачак, Хаммаметтагы биш йолдызлы ял йорты 71500 сумнан башлана. Грециянең Родос утравындагы өч йолдызлы отелендә ун көн ял итәр өчен 23700 сум, Афондагы биш йолдызлы өчен 42500 сум акча кирәк булачак. Рус йолдызлары аеруча яраткан Болгариянең Алтын комлыгында ял итү 39 мең сумнан 52 мең сумга кадәр (өч һәм биш йолдызлы отель хакы). Кипр, Тунис һәм Болгариянеке кебек үк, кыйммәтле курортлары белән мактана. Монда Ларнакада өч йолдызлыда ял итү - 48700 сум, Протарасның биш йолдызлысы 55500 сумнан башлана. Гарәп Әмирлекләрен яратучылар күбрәк Россиянең салкын айларында җылы һава эзләүчеләрдер - россиялеләр һәм казанлылар җәен әлеге илгә бик сирәк бара. Анда җәй айларында чыдап булмый торган эсселек. Әмма җәйнең үз плюслары - бәяләр «тешләми». Дубайда өч йолдызлы отель 22 меңнән башланса, Рас Аль Хаймдагы биш йолдызлы ял йорты 35 мең сум акча сораячак.

Яна, яна, яна...
Әгәр ялыгызның кәттә курортта үтүен, әмма азрак хакка төшүен телисез икән, «яна торган» юллама эзләргә туры киләчәк. Яна дигәннәре ялны алдан планлаштырып булмый дигән сүз - сезгә чит илгә очучы рейсны бер-ике көн алдан гына әйтәчәкләр. Монда гадәти бәяләргә 15 проценттан 45 процентка кадәр ташлама каралган. Әмма «яна торган» юлламалар җәен отышлы вариант түгел - туроператорлар икмәкле чорында артык киң күңеллелек күрсәтергә ашкынмый. Мисалга, җиде төнгә Төркиягә бару 13500дән 17500 сумга төшсә (+1200 сум ягулыкка), ун көнгә Испаниягә бару 24000 сумнан башлана (+2600 сум виза). Мондый төр юллама белән ялга баручылар отельнең дә, сервисның да җитешсезлекләренә күз йомарга әзер булырга тиеш.

Кайда бездә ватанпәрвәрлек?
Ял турында сүз барганда, үзебезнең Россия курортларын да күз уңыннан төшереп калдырмаска кирәк. Җәй айларында Краснодар курорты кадәр турист кабул иткән тагын башка җир бармы икән?! Монда зур күпчелек үзенең ялын уздырырга гадәтләнгән инде. Бәяләре дә тешләми, якын да. Сочи, Анапа һәм Геленджик кебек шәһәрләр үзләренең күптин-күп, чуктин-чук вариантларын тәкъдим итеп бетерә алмый - булсын ул пансионат, ял йорты, шифаханә, шәхси коттеджлар, аерым бүлмәләр... Кесәң һәм теләгеңнән генә тора. Ә болай алдан бронь салырлык вариантларны инде сайлый башлаучылар да шактый. Андагы отельләрнең иң очсыз номерлары 1000 сум булса, кыйммәтлеләре 2500-3300 сум сораячак. Монда да чит илгә юллама алгандагы кебек сайлау мөмкинлеге бар: иртәнге ашны гына ашыйсыңмы, әллә өч тапкыр туклануны сайлыйсыңмы? Әмма Россия фокуссыз була алмый - мондагы курорт бәяләренә юл хакы керми. Поездмы, әллә чит илгә барып-кайту хакы кадәр торган самолет билетларын аласызмы - анысы үзегезнең теләк.

Кайларга виза кирәк?
Франция, Швеция, Италия, Венгрия, Чехия, Голландия, АКШ, Финляндия һәм Англиягә чыгу өчен виза кирәк булса, Черногория, Малайзия, Вьетнам, Куба, Доминикан, Израиль, Шри-Ланка, Перу, Марокко, Сейшель һәм Мальдив утрауларына виза кирәкми. Ә Төркия, Мисыр һәм Таиланд кебек илләргә исә вакытлы визаны сезгә аэропортта бирәчәкләр. Аның өчен шунда ук түлисе була. Хаклары 15-25 доллар тирәсендә тирбәлә.
Юрганга карап аяк суз, диләрме әле?! Һәркемнең үз эше, һәркемнең үз мөмкинлеге - шуңа ялны да үз күңелебезгә, үз юрганыбызга карап сайлыйк та җәйнең эсселеген каршылыйк.
Эксперт фикере
Туристлык агентлыгында эшләүче Ольга: «Мин җәен каядыр чит илгә чыгуны тәкъдим итмәс идем. Нәрсәгә ул - үзебездә дә җылы. Аннан җәен - сезон вакытында бәяләрне ким дигәндә ярты хакка арттырабыз. Россия курортлары бу чорда туристларның акчасын сыгып алып калуга юнәлтелгән. Ә болай эшем буенча бик күп илләрне тәкъдим итә алам анысы».

Җырчы Лилия Муллагалиева: «Миңа ял иткән илләремнең иң ошаганы Мексика булды. Анда гаиләбез һәм дусларыбыз белән биш йолдызлы отельдә ял иттек. Февраль ахырында барган идек - һава торышы да, су да ошады. Анда яшеллек күп, сервис, ашау бик яхшы. Җәен ял итәргә чит илгә барырга яратмыйм. Үзебездә эссе булганда, нәрсәгә инде ул чит илгә бару?! Салкыннарда җылыны искә төшерсәң ярый».
Җырчы Гүзәл Уразова: «Минем Төркия, Мисыр һәм Гарәп Әмирлекләрендә булганым бар. Европаны урап чыктык, соңгысында Таиландка барган идек. Ким дигәндә биш йолдызлыда ял итәм, җиде йолдызлыда да булган бар. Алай аерып бер илне дә күрсәтмәс идем. Миңа яңа илләр ачу, яңа хис-кичерешләр алу мөһим. Җәен менә шунда ял итәргә барыгыз дип тә киңәш итә алмыйм: кемгә кайда ошый - шунда барсын. Мин үзем авылга кайтып ял итәр идем».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading