Быелгы грипп халыкны аеруча куркытты бугай. Даруханәләрдә ажиотаж. Препаратлар бетә дип кирәксә-кирәкмәсә дә дару сатып ала кеше, кайбер ата-аналар авырмаган балаларын да грипп эләктерә күрмәсен дип мәктәпләргә, балалар бакчаларына җибәрми.
Социаль челтәрләрдә дә имеш, дуңгыз гриппыннан фәлән кеше үлгән, авыру бик куркыныч: кеше бүген бар, иртәгә юк, дигән ялган мәгълүматлар, видеоязмалар тарала.
- Халык үз- үзен куркыта, дарулар, битлекләр җитми дигәне дә дөрес түгел, ел саен була торган грипп, артык борчылмаска кирәк, - ди Татарстан Сәламәтлек саклау министлыгы матбугат үзәге җитәкчесе Айгөл Сәлимҗанова.
Министрлыктан алынган мәгълүмат буенча, шәһәр хастаханәләре авыруларны кабул итәргә әзер. "Грипптан саклану чарасы буларак кулланыла торган, табиблар быелгы вирус вакытында кулланырга киңәш иткән кагоцел, арбидол, ингаверин кебек медикаментлар белән даруханәләр тәэмин ителгән,"- ди Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева. Ул даруларның күбесен аерым рецептсыз да алырга була.
Бүген Татарстанда 46 грипп очрагы теркәлгән. Алар арасында дуңгыз гриппы йоктыручылар да бар. Өч кешенең хәле аеруча авыр булып санала. Грипттан үлүчеләр юк. Авыруның иң кызган чоры февраль аена туры килер, мөгаен. Җитмәсә, һава торышы җылыну да вируслар үрчүгә уңай шартлар тудыра. Министр Адел Вафин исә грипптан саклануның иң нәтиҗәле ысулы - гигиена таләпләрен үтәү, ди. Ешрак кулны юарга, бүлмәне җилләтергә, төчкергән, йөткергән кешедән ераграк торырга кирәк. Авырган кешегә, саклану өчен дә битлек киеп йөрү мөһим. Шул уңайдан башкалада "битлек режимы" да кертелгән. Җәмәгать транспортындагы кондукторларны да битлек кияргә мәҗбүр итәләр. Бүген Татарстанда ярты миллион маска сатуда бар.
Кискен тын юлы авырулары һәм грипп белән чирләүчеләр саны артканга Казан шәһәре хастаханәләрендә өйгә табибларны чакыру өчен өстәмә телефон номерлары да булдырылган. Шулай ук 25 гыйнвардан башлап Татарстан дәвалау оешмаларында, гриппны кисәтү максатыннан авырулар янына хәл белергә килгән туганнарын китерү белән бәйле чикләүләр дә кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар