16+

Эльвира ИБРАҺИМОВА: «Йөрәгемдә башкаларга урын юк»

Зәңгәр экраннар аша безгә таныш булган әлеге чибәр кызны фотосыннан танып алгансыздыр. Ул «Эфир» каналында «Шәһәр яңалыклары» программасын алып баручы - Эльвира ИБРАҺИМОВА.

Эльвира ИБРАҺИМОВА: «Йөрәгемдә башкаларга урын юк»

Зәңгәр экраннар аша безгә таныш булган әлеге чибәр кызны фотосыннан танып алгансыздыр. Ул «Эфир» каналында «Шәһәр яңалыклары» программасын алып баручы - Эльвира ИБРАҺИМОВА.


Кызның әтисе хәрби булганлыктан, аның балачак еллары Кытай чигендә урнашкан Уссурийск шәһәрендә үтә. Әмма Эльвирага биш яшь тулганда, ата кеше хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Югары сыйныфларны аңа Яшел Үзән районындагы Васильево бистәсендә тәмамларга туры килә. Әниләре Лилия ханым мәктәптә татар һәм француз телен укытып пенсиягә чыккан. Мәктәптән соң Эльвира Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының чит телләр факультетын тәмамлый. «Татарчаны матур итеп сөйләшергә әниең өйрәткәндер инде», - диюемә каршы: «Җәйге ялларымда мин ел саен әти-әниемнең туган ягы Әгерҗе районына кайтып, әбием янында яши идем. Телне дә, догаларны да әбием өйрәтте. Ул чакта өйрәнгән Коръән сүрәләре беркайчан исемнән чыкмый. Ә инде урамда татарча сөйләшергә Уссурийскида гына түгел, Васильевода да кеше табып булмый иде», - дип җавап бирде ул.
Эльвираны узган ел Мәскәүдә төшерелә торган «Кабан күле серләре» дигән фильмда баш рольгә сайлап алдылар. Әлеге фильмда төшү уе ничек барлыкка килгән соң? Бу турыда ул үзе болай дип сүз башлады:
- Бервакыт машинада радио тыңлап барганда, Мәскәүдә фильм төшереләчәге турында ишеттем. Үземне сынап карыйсым килде. (Моңа хәтле Татарстан турындагы документаль фильмга Америка режиссеры сайлап алган иде.) Интернет аша фотоларымны җибәрдем. Нәкъ шул кастинг вакытында мине Кытайда узган Универсиадага сюжет ясарга җибәрделәр. Шунда чакта Мәскәүгә чакырып шалтыраттылар. 800 кыз арасыннан сайлап алулары мине нык куандырды.
- Эльвира, үзеннән-үзе шундый сорау туа: Казан турындагы фильм ни өчен Мәкәүдә төшерелә соң?
- Аның техник яктан кыенлыклары бар. Ул Россия кинематографиясе ярдәме белән төшерелә. Мәскәүдә Сөембикә манарасын ясап куйдылар. Аны һич кенә дә үзебезнекеннән аерып булмый. Агачтан татар өйләре төзеделәр. Зур пирамида бар. Кыскасы декорацияләр бик яхшы. Фильм Казанда да җәй көне ике ай төшереләчәк.
- Кинога төшә торган бөтен артистлар да Мәскәүдәнме? Башка татар егетләре, кызлары юкмы соң?
- Без Казаннан Байбулат Батулла белән икебез генә. Мин Гөлнара исемле кыз ролендә. Ул минем энем булып уйный. Сергей Шәкүров минем бабай ролен башкара. Белгәнегезчә, аның әтисе безнең милләттәшебез. Япон көрәше буенча дөнья чемпионы Алисә Коваленко катнаша. Аның да әнисе татар.
- Сәнгать корбаннар сорый, диләр. Төшкәндә нинди кыенлыклар белән очрашасыз?
- Иң авыры шул булды: маскасыз, кислород баллоныннан башка алты метр тирәнлеккә су астына төшеп, хәзинә эзләгәнне күрсәтәбез. Бик куркыныч булса да, барысына да ризалашасың. Минем персонажым ябык кыз булырга тиеш. Шуңа күрә 7-8 килога ябыгырга туры килде. Өч ел каратэ белән шөгыльләнүем дә фильмда төшкәндә ярдәм итә.
- Әгәр үзеңне берәр татар фильмында төшәргә чакырсалар, ризалашыр идеңме?
- Рәхәтләнеп төшәр идем.
- Фильмда баш рольләрнең берсен башкаручы артист Алексей Воробьев Казанга килгәч, эфир аша үзеңә соклануын белдереп, синең егетең бармы икәнлеге белән дә кызыксынган иде...
- Минем йөрәгемдә башкаларга урын юк. Аңа егетем барлыгын әйттем.
- Синең күңелеңне яулаган ул егет нинди сыйфатларга ия?
- Беренче чиратта мөселман кануннары белән яшәүче, гореф-гадәтләрне саклый торган, белемле, культуралы кеше ул. Эшмәкәр, эчү, тарту белән мавыкмый.
- Бүген 8 Март бәйрәме. Сиңа бу бәйрәмдә көтелмәгән, үзенчәлекле бүләк ясаганнары бармы?
- Бервакыт урамнан барганда күзем реклама тактасына төшеп аптырап калган идем. Бер танышым минем фотоны элеп куйдырткан икән.
- Бәйрәмнәрдә үзең туганнарыңны, дусларыңны нинди ризыклар белән сыйларга яратасың?
- Безнең өйдә дә һәр татар гаиләсендәге кебек камыр ризыклары пешерү гадәте бар. Мин өчпочмак, кыстыбый, бәлеш, пылау пешерергә яратам. Әмма үземә алардан тыелып торырга туры килә.
- Эльвира, башка мавыгуларың да бардыр әле.
- Камал театрына йөрергә яратам. Телевизордан көн саен татарча «Хәбәрләр» программасын карыйм. Студент елларыннан бирле эшләгәнлектән, минем буш вакытым юк диярлек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading