Узган атнада Мәскәү янындагы Курсаково бистәсендә сукбай этләр 19 яшьлек егетне талап үтергән. Җирле хастаханәгә шундый ук җәрәхәтләр белән 24 яшьлек кызны да китергәннәр. Ул авыр хәлдә. Тикшерүчеләр, яшьләргә сукбай этләр көтүе ташланган, дип фаразлый.
Законы юк
Казан ветеринария берләшмәсенең дәвалау-профилактика буенча баш ветеринария табибы Гали Исхаков әйтүенчә, йорт хайваннарын теркәү һәм чиплаштыруны мәҗбүр итсәләр, хуҗасыз этләрнең саны азрак булыр иде.
– Хуҗалары куып чыгарган, ташлап калдырган эт-мәчеләр дә шактый, алар тора-бара кыргыйлаша. Дәүләт Думасында хуҗага этен яки мәчесен чиплаштыруны мәҗбүр итү турында закон проекты ята. Ул икенче укылыштан үтте, әлегә өченче кат каралмады. Проект закон булып кабул ителсә, чиплар куелса, хайваннарның хуҗаларын бик тиз табып, аны җаваплылыкка тартып булыр иде. Әлегә хуҗаларын таба да, аларны җаваплылыкка тарта да алмыйбыз. Бүгенге көндә Казанда 10-15 мең хуҗасыз эт бар, – ди ул.
Йорт хайваннарын чиплаштыру моннан ун еллар элек үк башланган. Аны, гадәттә, күргәзмәләргә йөри торган хайваннарга куйдырталар икән. Чит илгә чыга калсалар да, чип ярдәмендә хайванның ничә яшьтә булуы, нинди вакцина ясатылганы, гомумән биографиясен укып була. Чипны акча түләп куйдырталар. Льгота белән ул 400 сумнан артык, коммерция оешмаларына мөрәҗәгать итсәң, берәр мең тора.
Урамда яткан эт мәетләренә дә тап булучылар бар. Социаль челтәрләрдә «аларны күмү яки юк итү эшен кемнәр башкарырга тиеш?» дигән сорауга кызу гына бәхәсләр дә бара. Берочтан Гали Исхаковка шул сорауны да бирдек.
– Хуҗасы булса, аны ул утильләштерергә тиеш. Эт мәетләрен акча түләп йә яндырталар яки биотермик чокырга күмдерәләр. Үзенең җир кишәрлеге булса, күмә ала. Ә менә паркларга күмү тыела. Сукбай этләрнең гәүдәләренә юлыксагыз, район администрациясенә яки «Ачык Казан» хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. «ВетДом» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять кешеләре аны Чувашиянең Цивильский ветеринар-санитария утильләштерү заводына алып китә. «ВетДом»ның моның өчен үз суыткычлары бар, – ди әңгәмәдәшем.
Этләрне аулаучы бар
Казан мэриясеннән хәбәр итүләренчә, 2014 елның 1 гыйнварыннан кабул ителгән «Йорт хайваннарын тотуның аерым мәсьәләләре турында»гы карар нигезендә, республикада сукбай этләрне контрольдә тотуның кайбер вәкаләтләре муниципалитетларга тапшырылган. Моның өчен акча республика бюджетыннан субсидия формасында бирелә. Бүгенге көндә Казанда сукбай этләрне аулау эше белән «ВетДом» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять шөгыльләнә. Хайваннар өчен муниципаль һәм дәүләт приютлары юк, аларны төзү һәм тоту муниципалитетлар вәкаләтенә керми, диделәр безгә мэриядән. Күпме эт тотылачагы алдан ук планлаштырылмый, «ВетДом» хезмәткәрләре аларны заявка буенча аулыйлар һәм субсидияне эшләнгән эш өчен алалар.
Республиканың кайбер район җирлекләре дә этләрне тоту буенча килешүне «ВетДом» оешмасы белән төзегән. Арча районының торак-коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә секторы мөдире Илфат Рәхимов әйтүенчә, авыл җирлекләреннән заявка килгәннән соң, алар «ВетДом»га хәбәр итәләр. Соңгылары этләрне килеп алып китәләр.
– Үткән елны 100дән артык эткә ау оештырылды. Яңа ел алдыннан мөрәҗәгатьләр күп булды, – диде безгә Илфат Рәхимов.
«ВетДом» оешмасы директоры Алия Гәрәева белән дә элемтәгә кердек. Үткән елны алар 8126 сукбай этне аулаган.
– Без Татарстан Министрлар кабинетының «Татарстанда хуҗасыз этләрне аулау, асрау һәм баш санын көйләү турында»гы закон нигезендә эшлибез. Закон буенча, без аларны үтерә алмыйбыз, ауларга һәм асрарга гына хокуклы. Заявканы электрон документ формасында кабул итеп алабыз, шул көнне үк этләрне аулыйбыз, алып кайтабыз. Алар бездә вакытлыча яшәү пунктында ун көн карантинда тора. Этләрне теркибез, ветеринар табиб клиник тикшерү уздыра, авырулары бармы-юкмы икәнлеген, котыру билгеләрен карый. Сәламәт дип табылган этләрне стерильләштереп, котырудан вакцина кадап, келәймә сугып, элеккеге урыннарына кайтарабыз. Узган елны тотылган этләрдә котыру чире табылмады, – дип сөйләде ул безгә.
Курыкканыңны сиздермә
Биология фәннәре кандидаты доцент Эльмира Шәмсевәлиева әйтүенчә, этләрнең кешеләргә ташлануы гадәти хәлгә әверелеп бара.
– Күптән түгел генә Махачкалада этләр дүрт яшьлек баланы талап үтергән иде. Аннан аз гына алдарак тугыз яшьлек кызны да этләр өзгәләп ташлаган. Мондый очраклар бездә дә булгалый, Питрәч районында да этләр бер кешегә ташланып, талап үтергән иде, – ди ул.
– Эльмира ханым, сукбай этләр белән ялгызың калган очракта нишләргә? Алардан ничек сакланырга?
– Кыргыйлану дәрәҗәсенә карап, этләр дүрт төркемгә бүленә. Шунлыктан алар үзләрен кешеләр янында төрлечә тота. Беренчесе – соранып йөрүче этләр. койрыкларын болгап, урамда кешеләргә ияреп йөриләр. аларга якын килергә курыкмыйлар, кусаң, әкрен генә китеп баралар. Мондый этләр куркыныч түгел, кешеләрне дошман итеп күрмиләр. Кыргыйлануның икенче стадиясендәге этләр кешеләр янына килми, беркемгә игътибар итмичә, урамда йөгереп йөриләр. Өченче стадиядәгеләр – кешеләр күз алдында туып-үскән этләр. Каршыңа чыксалар, җиргә иелеп таш алган кебек кыланып, аларга шул «ташны» аткан кебек кул хәрәкәте ясыйсың. Ул куркып китеп бара. Ә инде кыргыйлашуның дүртенче стадиясенә җиткән этләрне алай куркытып булмый. Алар, гадәттә, урманда яки төзелеш барган җирдә, яки кеше йөрми торган берәр җирдә туып- үскән этләр була. Мондый этләр кешене дус итеп кабул итми, аларга ташланалар. Минем үземнең дә урманда берьялгызым бик зур бер кыргый эткә юлыкканым бар. Мин ул вакытта, үземнең куркуымны сиздермәскә тырышып, аның күзенә карап, бер урында басып тордым. Ул шунда үз юлы белән китеп барды. Әгәр дә сез үзегезнең курыкканыгызны сиздерсәгез, этләр аны шунда ук тоячак. Әйтүләренчә, курыккан вакытта кеше билгеле бер гормоннар бүлеп чыгара һәм шул исне этләр сизә. Алар кешенең курку-курыкмавын гәүдә хәрәкәтеннән, йөзенә карап та сизәләр икән. Шуңа да сез үзегезне, аның белән чагыштырганда, кыюрак итеп күрсәтергә тырышыгыз. Аңа каршы кечкенә генә бер адым ясап кую да булышырга мөмкин.
– Этләргә таяк йә таш ыргытырга ярыймы?
– Алда әйтеп үткән кыргыйлашуның икенче һәм өченче стадиясендәге эткә ярый. Дүртенче стадиядәгеләренә һич тә ярамый! Сез аны котыртасыз гына. Дөресен генә әйткәндә, таяк ыргытуның бернинди дә мәгънәсе юк, ул аңа бөтенләй дә игътибар итмәячәк, ташланачак кына.
Кинолог булып эшләүче Гадел Насыйров, этләр зур предметлардан курка, ди.
– Хуҗасыз этләр белән очрашканда, кулларыгызны өскә күтәрегез яки ян-якка җәеп җибәрегез. Алга атлап иелергә һәм каты тавыш чыгарып куярга да ярый. Этләр үзләренең бу очракта көчсезлеген сизәргә тиеш. Әгәр дә ул сезгә таба йөгереп килә торган булса, читкәрәк китегез, үтеп китсен. Бер урында басып таптанып торса, аларны урап үтү дөрес, чөнки үзләренең территорияләрендә булырга мөмкиннәр. Кемдер ул этләрне гел шул урында ашатып торса, алар аны үз территорияләре итеп исәплиләр һәм шуны саклыйлар. Сез анда керсәгез, ташлана. Аннары аркагыз белән артка барсагыз да була, алай иткәндә, сез этләрне күрәсез, контрольдә тотасыз. Шуны да истә тотыгыз: этләр кичке якта агрессиврак була, әмма начар күрәләр. Таяк, кулчатыр ыргытсагыз, аларны тагын да ярсытасыз, – дип сөйләде безгә Гадел.
Сукбай этләр турында мөрәҗәгатьләрне «Халык контроле» мәгълүмат системасына, «Ачык Казан» сайтына (open.kzn.ru, тел. 063, тел. 236-41-23), Казан шәһәре мэриясенә (kzn.ru) яки Казанның Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетына (ул.Кремлевская, д.11, gkh.kzn@tatar.ru) электрон вариантта яки язма рәвештә хәбәр итәргә кирәк.
Комментарийлар