16+

Хулио Маглионе: "Казанда ФИНА тарихының яңа, искиткеч бите язылачак"

Кичә Казанның "Татнефть-Арена" стадионында Су спорты буенча дөнья чемпионаты ачылышы булды. Тантаналы чарада Россия Президенты Владимир Путин да катнашты.

Хулио Маглионе: "Казанда ФИНА тарихының яңа, искиткеч бите язылачак"

Кичә Казанның "Татнефть-Арена" стадионында Су спорты буенча дөнья чемпионаты ачылышы булды. Тантаналы чарада Россия Президенты Владимир Путин да катнашты.

Ил башлыгы дөньякүләм масштаблы турнирны уздыруда Татарстан Республикасының өлеше зур булуына басым ясады.
- Кадерле дуслар! Россия XVI Дөнья чемпионатында катнашучыларны һәм кунакларны сәламли. Безнең ил әлеге төр турнирны беренче тапкыр үткәрә, шуңа да аны югары дәрәҗәдә уздыруны үзебезгә максат итеп куйдык. Чемпионатка әзерләшергә ярдәм иткән бөтен кешегә дә рәхмәтемне җиткерәм. Татарстанның ярышларга керткән өлешен аерым билгеләп үтәсем килә.
Мин биредә спортчылар һөнәри осталыкларын югары дәрәҗәдә күрсәтүен, ә тамашачыларның онытылмас спорт бәйрәме шахитләре булачагына ышанып калам. Чемпионатка килгән тамашачы безнең халыкның кунакчыллыгын, мәдәниятләр, традицияләр төрлелеген күрә алсын, үзләренә яңа дуслар тапсын иде. Бүген монда спортның нәрсә икәнен аңлаучы, көчле рухлы атлетлар җыелган. Медальләргә иң-иңнәре генә лаек булса да, чемпионатның атмосферасы, гадел ярыш, дустанә мөнәсбәт рухы һәрвакыт безнең белән бергә калачак, - диде ул.
ФИНА президенты Хулио Маглионе исә үз чиратында, Казанда ФИНА тарихының яңа искиткеч бите язылачак, дип белдерде.
Тантана 2 сәгать 30 минут дәвам итте. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы ачылыш бассейнда түгел, ә стадионда барды. "Татнефть-Арена"ның буеннан-буена төрле зурлыкта һәм тирәнлектә бассейннар урнаштырылган иде.
Исегезгә төшерәбез, чемпионат ачылышы тантанасының авторы Россиянең халык артисты Игорь Крутой җитәкчелегендә эшләгән иҗади төркем. Ачылышның спортка багышланган өлешенең программасын синхрон йөзү буенча олимпия чемпионы Мария Киселева әзерләде. Теләгән һәркем ачылыш тантанасын 26 июльдән 2 августка кадәр тамаша кыла алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading