16+

«Илкүләм кросс»ның үзәк мәйданчыгы – Казанда

Казанда 27 сентябрьдә «Илкүләм кросс-2015» Бөтенроссия йөгерү көне старт алачак. Йөгереш «Казан-Арена» стадионы янәшәсендә үткәреләчәк.

«Илкүләм кросс»ның үзәк мәйданчыгы – Казанда

Казанда 27 сентябрьдә «Илкүләм кросс-2015» Бөтенроссия йөгерү көне старт алачак. Йөгереш «Казан-Арена» стадионы янәшәсендә үткәреләчәк.

Бөтенроссия йөгерү көне шәһәр тормышында социаль әһәмияткә ия. Старт сызыгына профессиональ спортчылар белән бергә спорт ветераннары, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр дә баса. Ике чакрым арага йөгерүдә 20 меңнән артык кеше катнашыр, дип фаразланыла. Алар арасында дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре, студентлар һәм мәктәп укучылары булачак. «Илкүләм кросс» программасы кысаларында спортчылар аерым рәвештә 12, 8, 6, 4 һәм 2 чакрым арага йөгерәчәк. Гаилә командалары да көч сынашачак.

Йөгерештә катнашырга теләүчеләр мандат комиссия­сенә паспортын яки туу турындагы таныклыгын, мәҗбүри медицина иминияте полисын, табиб белешмәсен күрсәтергә тиеш. Мандат комиссиясе 22-26 сентябрьләрдә 10.00-16.00 сәгатьләрдә Ташаяк урамындагы 2а бинасында (Үзәк стадион) һәм 27 сентябрьдә йөгереш урынында 8.00-9.00 сәгатьләрдә эшли. Мандат комиссиясе телефоны: 292-07-87.

Йөгереш көнендә спортчыларны һәм катнашучыларны теркәү 7 сәгать 30 минутта башлана, ә 8 сәгать 25 минутта беренче йөгерешчеләр төркеменә старт бирелә. Россиядә 27 сентябрьдә йөгереш 84 шәһәрдә узачак. Казан «Илкүләм кросс»ның үзәк мәйданчыгы итеп билгеләнгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading