Ирек мәйданында бәйрәм итәбез
Быел 9 майда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган бәйрәм парады елдагыча Кремль каршындагы Меңьеллык мәйданында түгел, ә Ирек мәйданында үтәчәк. Бу төзелеш эшләре бару белән бәйле.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Быел 9 майда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган бәйрәм парады елдагыча Кремль каршындагы Меңьеллык мәйданында түгел, ә Ирек мәйданында үтәчәк. Бу төзелеш эшләре бару белән бәйле.
Татарстан башкаласы Казанда быел да Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгына багышланган күптөрле чаралар үткәреләчәк. Бүген, ягъни 3 май көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Бөек Җиңүнең варислары» дип аталган шәһәр концерты була. Биредә үк 5 май көнне Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган республикакүләм тантаналы чара оештырылачак. Бәйрәм көннәрендә Бөек Ватан сугышына багышланган һәр мемориаль такта, обелиск һәм һәйкәл янында тантаналы митинглар, хәтер вахталары һәм халыкның күмәк күңел ачу чаралары үтәчәк. Шулай ук шәһәрдә бәйрәм уңаеннан күмәк спорт чаралары, ягъни эстафеталар, турнирлар, күрсәтмә чыгышлар һ.б. оештырылачак.
9 май көнне Арча һәм Архангельск зиратларында хәрбиләр җирләнгән каберләргә, Җиңү паркындагы Мәңгелек ут һәм монументка венок һәм чәчәкләр салганнан соң, бәйрәм чаралары төп ике җирдә - Ирек мәйданында һәм Җиңү паркында дәвам итәчәк. Сәгать 10.00дә Ирек мәйданында Казан хәрбиләр гарнизоны гаскәрләренең парады башланып китәчәк. Җиңү бәйрәме сәгать 12.00дә бәйрәм концерты белән дәвам итәчәк. Сәгать 14.00дә «Казан» халыкара ат спорты комплексында Җиңү көненә багышлап яңа чабыш сезонын ачу тантанасы узар дип көтелә.
Җиңү паркында исә сәгать 12.00дән халыкның күмәк күңел ачу чаралары башланып китәчәк. Биредә шулай ук тематик мәйданчыклар эшләр, күптөрле чаралар булыр дип көтелә, шул исәптән «Җиңү фанфаралары» балалар фестиваленең гала-концерты һ.б. Сәгать 18.00дә яшьләр концерт мәйданчыгы эшли башлый.
Бәйрәм чаралары Җиңү паркында сәгать 22.00дә бәйрәм салюты белән төгәлләнәчәк.
Бәйрәм көнендә транспорт чаралары ял көне графигы буенча эшләячәк, метрополитенның эшләү вакыты төнге 12гә кадәр озайтыла. Бәйрәм тәмамлангач һәм фейерверктан соң Җиңү паркыннан махсус транспорт чаралары җибәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Төрлесе
«Сакаллы байкер белән базарда сатучы апай»ның телефон мәхәббәте
-
#Кыскача яңалыклар
«Фәнни код: җәйге лекцияләр» циклының дүртенче очрашуы үтте
-
#Кыскача яңалыклар
КФУ талантлы абитуриентларны янә акча белән кызыктыра
-
#Җәмгыять
«Чигенергә ярамый»: Сәфәров ТР «Динамо» алдында торган бурычларны билгеләде
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсының төбәк этабы башланды
Комментарийлар