Берничә килограмм газета китергән бер апа үз исемен әйтергә теләмәде. Энесе, макулатура тапшырганын берничә тапкыр күреп, әрләгән икән үзен.
- Бу пункт ачылганчы, макулатураны юл аша урнашкан икенче бер урынга тапшыра идем. Элек анда тиен-миен түләсәләр, хәзер бәяләре мондагы төсле булды, - диде ул.
- Макулатурадан кергән акчага нәрсә аласыз? - дип сорыйм.
- Ул бернәрсәгә дә җитми, иш янына куш инде. Пенсиям - 12 мең, кызым 11 меңгә эшли, квартплата өчен - 4 мең, телефон белән газга меңнән артык сум түлибез. Оныгыбызны түләүле бүлектә 80 меңгә укытабыз, - диде ул.
Алексей сөйләвенчә, пункт ачылганнан бирле, тирә-яктагы ишегаллары чистарып киткән, хәтта урам себерүчеләр килеп, рәхмәтләрен әйтә икән.
Сары контейнерлар акча китерә
Икенчел чималны кабул итү пунктлары «Чиста мохит» программасы буенча ачыла. Аның җитәкчесе Ян Наумов «ШК»га сөйләгәнчә, 2016 елның уртасына Татарстан буенча 30-50 пункт ачарга нияте бар. Әмма кайсы шәһәр, район үзәкләрендә икәнлеген әйтмәде.
- Бу идея белән күпләр янып китте, шуңа алдан әйтмим, көндәшләр тәгәрмәчкә таяк тыгарга мөмкин. Пунктлар урнаштырыласы урында яшәүче халык белән киңәшләшәбез. Әгәр кеше 20 ел буе бер сукмактан йөреп, көннәрдән бер көнне контейнерыбызны урнаштырып, аны каплап куябыз икән, халык, әлбәттә, канәгать булмаячак, - дип аңлатты Ян.
Татарстанның Экология министрлыгында хәбәр итүләренчә, икенчел чимал кабул итү пунктын урнаштыру эшкуарларга 600 мең сумга төшә, әмма ул үзен тиз аклый.
Бу елның җәендә Казанның Мәскәү районы ишегалларында сары төстәге контейнерлар барлыкка килде. Аларның тышына «ПЭТ» (пластик шешәләр) дип язылган. Шул тирәдә яшәүчеләр хәзер чүпне аерып түгә. Идарә итү компанияләре, ПЭТ чүбе тапшырып, акча эшли. Халыкны чүпне аерып түгү эшенә җәлеп итәр өчен, идарәчеләр ул акчага ишегалларын төзекләндерергә сүз биргән. Бүгенгә 10 контейнер шешә тапшырылып, 130 мең сум акча эшләгәннәр. Бу акчага балалар мәйданчыгына таганнар алынган.
Мәскәү базарында да чимал кабул итү пунктлары эшли. Һәркемнең эш вакыты да, түләве дә төрлечә. Мисал өчен, картонның бер килосы өчен - 5 сум 30 тиеннән 6 сумга кадәр, кәгазь өчен - 5 сумнан 5 сум 30 тиенгә кадәр, бер ПЭТ шешәсе өчен - 50 тиен, бер алюминий шешәсе өчен 30 тиен түлиләр.
Макулатура нинди таләпләргә
- җавап бирергә тиеш
- кәгазь яки картон май, химикатлар, лакка буялган булмаска тиеш;
- янган, пычранган һәм юеш булмаска тиеш;
- макулатура арасына металл, агач, пластик, тукымалар кыстырырга ярамый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар