10 июньдә Казанның Игенчеләр сарае паркында беренче тапкыр су фонарьлары фестивале үтәчәк.
Фестиваль дүрт ел элек оештырылган булса да, Казанда беренче генә тапкыр уздырылуы. Бу кичтә йөзләгән казанлы романтик көй астында теләк теләп, фонарьларын суга җибәрәчәк. Фестивальдә 500ләп кеше катнашыр көтелә. Шуңа да чират хасил булмасын өчен паркка 20:00дә үк килергә киңәш итәбез, ди оештыручылар.
Икенче тамаша - буяулар фестивале. Ул 11-12 июньдә "Водник" стадионында үткәрелә. Ике көн, ун сәгать бию көе, тонналаган буяу һәм һәр кешегә керү ирекле булган чара, дип тасвирлый монысын фестивальне оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар