16+

Казанда кислород баллоны шартлаган, зыян күрүчеләр бар

Казанның Обнорский урамындагы «Техгазсервис» территориясендә кислород баллоны шартлап, бер катлы бинаның стеналары өлешчә җимерелеп төште.

Казанда кислород баллоны шартлаган, зыян күрүчеләр бар

Казанның Обнорский урамындагы «Техгазсервис» территориясендә кислород баллоны шартлап, бер катлы бинаның стеналары өлешчә җимерелеп төште.

Гадәттән тыш хәл турында иртәнге сәгать 9 тулып киткәч хәбәр ителә. Әлеге берләшмә газ баллоннары тутыру белән шөгыльләнә. Һәлакәт аркасында зыян күрүчеләр дә бар. Коткаручылар дивар өемнәре астыннан ике зыян күрүчене чыгарган. Аларның берсен хастаханәгә озатканнар, икенчесенә медицина ярдәме урында гына күрсәтелгән. Тикшерү комитеты шартлау буенча җинаять эше ачкан.

Фотолар: mchs.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading