16+

Казанда Теннис фестивале уза

27 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Казан теннис академиясе үз тарихында бишенче тапкыр теннис буенча Россия чемпионатын кабул итә.

Казанда Теннис фестивале уза

27 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Казан теннис академиясе үз тарихында бишенче тапкыр теннис буенча Россия чемпионатын кабул итә.

Ярышларга илнең 58 шәһәреннән 150 теннисчы киләчәк. Спортчылар биш разрядта көч сынашачак. Турнирның гомуми приз фонды 2,6 миллионны тәшкил итә.

"Татарстан теннис федерациясе" башкарма директоры Равил Нугуманов сүзләренчә, чемпионат кысаларында быел беренче тапкыр теннис фестивале узачак.

- Фестивальне 30 сентябрьдә уздырырга ниятлибез. Анда "Россия теннис федерациясе" президенты Шамил Тарпищевны, танылган теннисчылар Анастасия Мыскина, Евгений Кафельников һәм Игорь Куницынны күреп булачак. Алар легендалар матчын уздыра. Яшь теннисчыларга мастер-класслар үткәрү дә каралган. Автограф-сессия дә оештырыла. Чараны алып баручыларның берсе - "Реальные пацаны" сериалы актеры Антон Богданов. Матчка билетлар сатыла. Бер билетның бәясе - 70 сум, - дип сөйләде журналистларга Равил Нугуманов.

Россия Теннис федерациясе идарәсе әгъзасы, тренерлар советы рәисе Геннадий Жуков журналистларга белдергәнчә, Россия чемпионатында Татарстаннан 14 спортчы катнашачак. Алар барысы да Казан теннис академиясендә шөгыльләнә. Академиягә теннис уйнарга йөрүче 60 кешенең 35е Татарстанның җыелма команда составында уйный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading