“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе бу юлы, тулаем рәвештә, Казанда халыкны коронавирустан саклау чаралары турында барды. Өлкәннәр өчен конкрет ярдәм чаралары оештырылачак.
- Европада халыкта эпидемиягә җаваплы мөнәсәбәт туды. Кызганыч, без әле һаман коронавируска шаяртып карыйбыз, безгә тимәс, дип уйлыйбыз. Миллионлы Казанда коронавирус таралу ихтималы бик зур, шунлыктан, үзең, гаиләң һәм башкалар өчен җаваплылык тою зарур. Казанга әлегә кунакка чакырмыйбыз, эпидемия мәсьәләсендә хәлләр иминләшкәч, Казанга рәхим итегез! - диде башкала мэры Илсур Метшин .
Сәламәтлек саклау
Республика клиник йогышлы авырулар сырхауханәсендә коронавирус белән авыручылар өчен 309 койка - урын, 2 нче шәһәр хастаханәсендә 163 урын булдырылган, тагын 726 резерв койка - урын тәгаенләнгән.
Чит илләрдән кайткан кешеләргә үз иреге белән 14 көн карантинда утырырга кирәк. Алар фатирда аерым бүлмәдә булырга, аерым йокларга, үзләре өчен генә махсус туклану савытлары тотарга тиеш.
60 яшьтән өлкәнрәкләргә коронавирус аеруча куркыныч тудыра. Эш урынында, шулай ук өйгә кайткач, кулларны сабынлап юарга онытмагыз.
- Татарстан Президенты тәкъдиме буенча волонтерлар төркеме туплана башлады. Алар өлкәннәргә кибеттән продукция алып кайтып бирәчәк, башка йомышларын башкарачак, - диде мэр Илсур Метшин.
Бу эш халкны социаль яклау бүлекләре аша оештырыла.
Җәмәгать транспорты
Казанда җәмәгать транспортында, шул исәптән метрода, актив төстә дезинфекция чаралары үткәрелә. Ишек тоткычларына һәм тотынгычларга, автомат төймәләренә сөртелгән химик сыекчалар кеше организмы өчен зарарлы түгел. Кондукторлар медицина маскалары, резина перчаткалар һәм антисептик сыекчалар белән тәэмин ителгән.
Коммуналь хуҗалык
Идарәче компанияләр күп фатирлы йортларның ишек тоткаларын, домофоннарны, лифтларны, электр уты кабызгычларны химик сыекча белән эшкәртергә кереште.
Муниципаль органнар
Муниципаль хакимият органнарында халыкны кабул итү гадәти режимда алып барыла. Белгечләр һәм хезмәткәрләр маскалар, перчаткалар һәм күзлекләр белән тәэмин ителгән. Казанда иң кулланыштагы 47 төрдәге муниципаль хезмәтне Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталы аша электрон рәвештә башкарып була. Шушы алымны мөмкин кадәр күбрәк файдалану мәслихәт.
Мәгариф
Казан мәктәпләре укучылары 19 марттан 31 мартка кадәр вакытыннан алда каникулга җибәрелде. Балаларны төркем белән чит илләргә туристик сәяхәтләргә алып чыгу туктатылды. Мәктәп укучылары kazanobr.ru сайтындагы “Нескучные каникулы” проектында читтән торып конкурсларда, олимпиадаларда һәм вебинарларда катнаша ала.
Спорт
Татарстан башкаласында март һәм апрель айларына билгеләнгән 50 спорт чарасы кичектерелде. Спортчылар һәм спорт мәктәпләре укучылары күнегүләрне дистанцион рәвештә үткәрә. Өлкәннәр өчен бассейннар һәм фитнесс-клублар әлегә эшли. Спорт корылмаларында кешенең температурасы тикшерелә, кулларны дезинфекцияләү әйберләре урнаштырылган.
Мәдәният
Казанда барлык мәдәни-массакүләм чаралар, күргәзмәләр, гастрольләр кичектерелде. “Тормыш сөючеләр” (“Жизнелюб”) проекты кысаларындагы клублар һәм түгәрәкләр эшчәнлеге вакытлыча туктатылды. Казан зоопаркына һәм музейларга төркем белән керүләр чикләнде, ләкин, аерым-аерым гына керергә була. Китапханәләрдә уку заллары ябылды, ә китаплар бирелә. Китапханәләр “Библиотека по соседству” онлайн-проектына кушылырга чакыра. QR-код ярдәмендә яшәү урыныгызга якындагы китапханә “чат”ына язылырга һәм китаплар турында белешергә була. Китапханәләрнең OR-кодын KZN.RU порталының “Библиотека по соседству ” бүлегендә табырга мөмкин.
Сәүдә
Узган атнада шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә күзәтелгән ыгы-зыгы басыла төшкән. Мэр Илсур Метшин : ”Сәүдә челтәрләренә рәхмәт! Кибетләр продукция белән тулыландырылды. Казанда азык-төлек запасы җитәрлек, коткыга бирелеп, товар ташырга кирәкми”, -диде.
Казанда 28 марттан авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшли башлады. Ярминкәләр һәр шимбәдә Казанның гадәттәге 15 урынында үткәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар