16+

Крымскины су басуга чүп-чар гаепле?

Краснодар краенда 7 июльдә иртәнге сәгать 3ләр тирәсендә көчле яңгыр һәм 7 метр биеклегендәге дулкын Крымск, Геленджик, Новороссийск шәһәрләрен баскан иде. Төрле чыганакларга караганда, 164тән 172гә кадәр кеше үлгән.

Крымскины су басуга чүп-чар гаепле?

Краснодар краенда 7 июльдә иртәнге сәгать 3ләр тирәсендә көчле яңгыр һәм 7 метр биеклегендәге дулкын Крымск, Геленджик, Новороссийск шәһәрләрен баскан иде. Төрле чыганакларга караганда, 164тән 172гә кадәр кеше үлгән.

Каян килеп чыккан соң ул 7 метрлы дулкын? Россия Фәннәр академиясе География институтының Җирне галәм ераклыгыннан фотога теркәү лабораториясе җитәкчесе Лев Десинов мәсьәләгә ачыклык керткән. РАН үтенече буенча космонавтлар 9, 10 һәм 11 июльләрдә Крымск шәһәрен, шулай ук тирә-юньне 144 урыннан фотога төшергән. Фотомәгълүматлар күрсәткәнчә, Крымск шәһәренең көньягында А-145 трассасына перпендикуляр рәвештә Адагум елгасы аша шоссе үтә. Дамба-шоссе елга өслегеннән 7 метр биек итеп төзелгән, озынлыгы 800 метр. Елга суы агар өчен дамбада 80 метр киңлектә капка-ачыклык калдырылган. Шактый киң булса да, көчле яңгырда әлеге аралык төрле чүп-чар белән тыгыла башлаган. Ахыр чиктә бөтенләй томаланган. Су ташкыны зур тизлектә шоссе-дамбага күтәрелә башлаган. Шунда дамбадагы капка-ачыклыкка тыгылган чүп-чар киртәсе түбәндәге якка бүселеп чыккан... Һәм 7 метр биеклегендәге дулкын 800 метр киңлектә Крымск шәһәренә томырылган.
Үлүчеләрнең күпчелеге өлкән яшьтәгеләр һәм сабыйларын коткарырга азапланган яшь аналар. Биредә 10 ел элек су басу очрагы күзәтелгән булган инде. Ул вакытта 50дән артык кеше үлгән. Җирле хакимият башта «ныклы йортлар төзеп бирәбез» дип сөйләнсә дә, акча гына өләшеп чыккан. Су агу юллары эшләнмәгән, саклагыч дамбалар корылмаган. Шәһәрчекләрдә шактый кешеләр балчык белән салам изеп ясалган сәмән өйләрдә яшиләр. Монысы федераль бюджеттан миллиардларча сум акча аккан Краснодар крае җитәкчеләре намусында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading