16+

«50 яшемдә дә аны өзелеп яратам»: яшьлек мәхәббәте гомер буе онытылмаган

Мин гади авыл кызы. Кечкенәдән үк эшләп, энекәшләремне карап, сыер савучы булып эшләүче әнигә фермада булышып үстем.

«50 яшемдә дә аны өзелеп яратам»: яшьлек мәхәббәте гомер буе онытылмаган

Мин гади авыл кызы. Кечкенәдән үк эшләп, энекәшләремне карап, сыер савучы булып эшләүче әнигә фермада булышып үстем.

Әмма күңелемдә авыллык юк иде дип әйтимме соң, ничек аңлатыйм икән инде. Үз-үземне тотышым, киенүем, уй-фикерләрем белән дә башка кызлардан аерылып тордым. Әти дә, аның туганнары да гел, аксөяк каны бардыр синдә, дип әйтә иделәр. Унберенче сыйныфны тәмамлагач, әлбәттә инде, авылда калмадым. Имтиханнарымны яхшы тапшырып, Казан дәүләт университетының химия факультетына укырга кердем. Ярата идем мин ул фәнне, укытучыбыз бик әйбәт булды.

Менә шуннан шәһәрдә калдым инде.

Минем бу язмам үземнең нинди яхшы булуымны белгертү өчен түгел. Ә шушы яшемә кадәр күңел түремдә йөрткән, үкенечкә калган мәхәббәтем хакында.

Сигезенче сыйныфка җиткәч, шимбә көннәрендә клубка чыга башладым. Ул заманнарда язгы каникуллар хәзерге кебек график буенча түгел, юллар өзелеп, йөрергә авырлашкач башлана. Чөнки асфальт юллар юк, колея зур машина көпчәге тирәнлеге була иде. Менә шул каникул вакытында клубка кич саен йөри башладым. Бер көнне, күпер төбендәге галош балтырыннан керерлек пычрактан, мине яңа гына армиядән кайткан күрше урам егете күтәреп чыкты һәм: «Ничек җил очыртып китми, йомычка авырлыгы да юк бит синдә», — дип, шактый араны шулай күтәреп барды.

любовь. фото ти

Мин оялып, бастыр җиргә, дип таләп иттем.

Шул мизгелдән безнең арада мәхәббәт очкыннары барлыкка килде. Ул төндә кайтмады әле ул минем арттан, өченче көндә генә озатты. Шуннан аерылмас булып йөрдек. Сөйләшеп туймый идек. Без аның белән шундый туры килдек, уй-фикерләребез, хыялларыбыз, тормышка карашлар — сөйләшеп куйгандай бер. Бер беребезнең исеннән исерә идек. Үбешеп, кочаклашып туймадык. Көн безнең өчен айга тиң озын иде, көтеп кичне җиткерә алмадык. Нинди генә кайнар хисләр утында януыбызга карамастан, чикне узмадык.

Эх, узасы калган! Ул вакытта барысы да башкача булыр иде!

Юлларыбыз аерылмас, мин инде аны калдырып шәһәргә чыгып китә алмас идем. Ә мин мәктәпне тәмамлагач университетка укырга кердем, аның авылдан китәсе килмәде. Аннары, югары белем алгач, авылга кайтырга теләмәдем. Яратмагансың син аны, яратсаң кайткан булыр идең, диярсез. Яраттым! Ничек кенә әле! Хәзер, иллегә җитеп килгәндә дә, үлепләр яратам! Әмма авылга кайтасым, каенана белән яшисем килмәде. Явызның-явызы, бәхетле тормыш итәргә бирмәс иде ул егетнең әнисе.

Шуңа түзә алмыйча, беренче хатыны яшь ярымлык улы белән аерылып китте. Ә икенчесе молодец! Каенанасын да уздыра, усал. Бер-бер артлы өч бала тапты да, каенанасын кемгә дә санамый, яши. Мин дә тора алмаган булыр идем, чөнки усаллыкка каршы тора белмим мин. Ә ул егет, анасына сүз әйтеп, хатынын яклый торганнардан түгел.

Авылга еш кайтмыйм, әмма кайткан вакытта бер-беребез белән очрашу эзлибез. Күрешкәч, йөрәкләребездәге мәхәббәтебез күзләребездән түгелә. Бер сүз алышмаган чаклар бар, әмма әйтелмәгән сүзләрне карашларыбыздан укыйбыз.

Ирем үлгәнгә өч ел. Шул елны ук миңа тәкъдим ясады, хатынымнан аерылам, яратмыйча яшәү миңа да газап, диде. Ә минем ул хатынның күз яшьләрендә үз бәхетемне корасым килми, чөнки булмаячак ул бәхет. Инде авыл халкы безне кавыштырды да, әллә ничә тапкыр йоклатты да. Тик, безнең әле бер-беребезгә бармак белән дә кагылган юк. Әллә, мин әйтәм, халык барыбер сөйли, кыюлыгымны җыеп кочагына керергәме, дим. Ул каршы булмаячак.

любовь. фото ти

Яшь чактагы кебек үбүләрен, кочагын сагындым.

Инде иллегә җитеп килгәндә, тулы мәгънәдә аныкы буласым, назларын тоясым килә. Нишләргә дә белмим. Ирем барында хисләремне бастырып яшәдем, ә хәзер, ниһаять, иреккә чыгарасым, шашып-шашып яратасым, яратыласым килә. Менә шундый утларда янып яшим бүгенге көндә.

  • Бу газап, әмма татлы газап. Хәзергесе ничек булыр иде, белмим. Яшьлектәге хатирәләр күңелгә рәхәтлек бирә. Әмма истәлекләр генә канәгатьләндерми шул инде, чөнки мин ирекле. Әмма ул гаиләле... Нишләргә дә белгән юк. Икенче хатын булып барырга да ризалашырлык халәттәмен, хаттә. Менә шундый хәлләр белән уртаклашасым, күңелемне бушатасым килгән иде.
  • Ә.И., Зәй

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading