16+

Берничә айда Татарстанның бөтен районын «йөреп чыгып» була

Татарстанның барлык районнарын күрәсегез киләме? Барып йөрисе дә юк. Районнар үзләре Казанга килә!

Татарстанның барлык районнарын күрәсегез киләме? Барып йөрисе дә юк. Районнар үзләре Казанга килә!

4 ноябрьдән 25 мартка кадәр Казанның Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы узачак. Һәр район, чиратлашып, үз җирлегенең тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, ризыклары, шәхесләре белән таныштырачак. Ярминкә, күргәзмә, остаханә, концертлар оештырачак. Керү ирекле.

«Кайбер районнар хәтта тулы музейларга хәтле алып килә. Республиканың бөтен районнары, бөтен музейлары белән танышып чыгу өчен берничә ел да җитмәс, ә монда берничә ай эчендә танышып чыгарга мөмкин. Искиткеч мөмкинлек бу! Күп районнар авылларның шәҗәрәләрен алып килә, анда үз әби-бабаларын табучылар да бар», – ди конкурсның жюри әгъзасы Гөлназ Бәдретдин.

4 ноябрьдә Түбән Кама районы көнендә хәтта Якутия белән дә күпмедер дәрәҗәдә танышып булачак. Түбән Кама белән Якутск – тугандаш шәһәрләр. Шуңа да түбәнкамалылар «Кечкенә Якутия» дигән павильон да ясарга булганнар. «Якутскидан дусларыбыз безгә 60 градус салкынга ничек чыдарга икәнен өйрәтә», – ди Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Кәримуллина.

Район мәдәнияте көннәре:

4 ноябрь – Түбән Кама;

23 ноябрь – Саба;

27 ноябрь – Минзәлә һәм Мөслим;

30 ноябрь – Яшел Үзән;

7 декабрь – Биектау һәм Кайбыч;

13 декабрь – Яңа Чишмә һәм Лениногорск;

16 декабрь Алексеевск һәм Әтнә;

21 декабрь – Балык Бистәсе һәм Арча;

26 декабрь – Тукай һәм Әлки.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading