Уку елының кыл уртасына җитеп киләбез. Берничә көннән икенче чирек өчен билгеләр куелачак. Шунысы кызык: быел кышкы каникулларда балаларга өй эше бирмәскә дигән фикер булды. Аны Россия мәгариф министры Ольга Васильева җиткерде.
Ничек уйлыйсыз – шулай дөрес булырмы? Бу һәм башка мәсьәләләр хакында Казанның 171нче мәктәбенең педагог-психологы Тәнзилә Сәлимҗановага сүз бирдек.
Бала юктан тотлыга башламый
Бер караганда, беренче сыйныфта укучыларга ияләнер өчен шактый вакыт үтте кебек. Тик мәктәп психологлары, беренчеләрнең әти-әниләре белән сөйләшүләр Яңа елга кадәр алып барыла, дип белдерә. Шунсыз мөмкин дә түгел. Балаларга уку чорында авырлык арта гына бара. Букчалар авырая, өй эшләре күбәя. Ә психологлар укучыны өйрәнер өчен төрле алымнар куллана, килеп туган проблемаларны ачыклый. Укытучылар, әти-әниләр белән әңгәмәләр уздыра. Һәрбер балага аерым якын килү, сөйләшү-аңлашу һәм ярдәм итү эшләре алып барыла.
Психологларга мөрәҗәгатьләр төрле.
– Беренче сыйныфлар бездә биш класс, 150 бала. Укулары яхшы барсын, сыйныфташларына ияләшсеннәр өчен, алар белән һәрдаим сөйләшәм. Хәтер, фикерләү, логиканы үстерү һәм игътибарны арттыру өчен, төрле күнегүләр эшләтәм. Аннары бу күнегүләрне физминутта миннән башка да кабатлый башлыйлар. Кемдер балалар бакчасында ук мәктәпкә яхшы әзерләнгән, кемдер бакчага йөрмәгән, кемдер мәктәпкә иртәрәк биргән, – дип сөйли ул. – Тотлыга башлау кебек кисәк килеп чыккан авыру өйдә һәм мәктәптәге хәлгә бәйле булырга мөмкин. Алар белән аерым дәресләр үткәрәм. Дәваланыр өчен төрле оешмаларга җибәрәм. Казанда төрле үзәкләр бар. Логопедлар, дефектологлар, клиник психолог, невропатолог эзлим. Кемгә – татарча, кемгә русча аралашу җиңелрәк? Доктор ир-ат кирәкме, хатын-кызмы? Шуның ише сорауларны кемгә ничек җайлы, шулай хәл итәргә тырышам.
Табан да, колак та юк
«Өйдәгеләр балаларның бар да яхшы булуын тели икән, алар моңа йогынты да ясарга тиеш», – дип саный психолог Тәнзилә Сәлимҗанова.
– Бөтен балаларның да уңышка ирешәсе килә. Тик бу эшкә әти-әнинең генә вакыты җитми, ә балалар шул игътибарга мохтаҗ. Менә – 1нче сыйныф укучыларының эш нәтиҗәләре. Бу хакта инде беренче чиректән соң ата-аналарга да сөйләдем. Бөтен балалар да аякларны, кешенең табанын ясамый. Бала ясаган рәсемдә аяк табаны, колаклар, бармаклар булмаса, ул, димәк, үзендә көч тоймый. Ясаса, бала хәрәкәтле уеннарны уйный дигән сүз. Баскетболга, волейболга сәләте бар икәнлеген күрсәтә. Табан ясамагач, чаңгыга аз чыга торганнардыр яки бөтенләй чыкмыйлар. Гөмбәгә, җиләккә бер дә бармаганнардыр. Әти-әниләр үзләре белән баланы алмый. Чынлыкта да шулай булып чыга. Бала телефонда, компьютерда гына утыра, бу – хәрәкәт юк дигәнне аңлата. Безнең шәһәрдә бик күп парклар бар хәзер. Махсус юллар, мәйданчыклар төзелә. Ишегалдында футбол уйнарга була. Бераздан рәсемнәрдә табан барлыкка килә, ә колаклар юк. Ишетмиләр, алар әйткәнне-ачуланганны да тыңларга теләми, – дип сөйли ул, үзенең эшенә кайбер нәтиҗәләр ясап.
Агач һәм йорт рәсемнәрен дә шулай ук баланың психологик халәтен өйрәнер өчен куллана ул. Әгәр дә агачта алмалар күп икән, бала бакчаны, авылны яхшы белә. Аның бу эшләрдә катнашканы бар. Әле алмадан су, как, кайнатма ясаганда булышканын белү өчен, психологка бала белән сөйләшергә дә кирәк. Бәлки ул бабайга бакча эшләрендә булыша торгандыр. Кемдер Яңа ел чыршысын ясый. Өйдә чыршы куялар. Кайбер балаларның агачлары бик начар, димәк, алар урамда, табигатьтә азрак була. Кемдер йорт янына матур чәчәккә кадәр утырта. Шунда бала бергәләп бакчада эшләгәннәрен сөйли.. «Пычранасың, буяласың», «аяк астында йөрмә», «кит, булмый» кебек сүзләр бала үстергәндә әйтелергә тиеш түгел. Иң мөһиме – эшләп карасын.
Гаеп балада гына түгел
Картайгач, баладан яхшылык көтәбез. Ә аның орлыклары кечкенәдән үк салынганны белмибез, ди психолог.
– Балаларда интеллект үстергән вакытлар да күп булды, хәзер күбрәк әхлакка басым ясыйбыз. Догалар өйрәнү, төрле дини дәресләргә йөрүнең дә файдасы бар. Хәзер күбрәк традицияләргә кайту, олыларга хөрмәт, башкаларга ярдәм итү кебек сыйфатларга басым ясала. Әйләнә-тирәгә карарга кушабыз, анда кемгәдер бик авырдыр. Шуңа да хәйрия эше белән шөгыльләнү дә яхшы. Балага башка тормыш барлыгын күрсәтү дә начар булмас. Авыр тормышта яшәүчеләргә ярдәм күрсәтеп, балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә киемнәр-ризыклар алып барып та, аларның тормышы хакында сөйләргә була. Балада ярдәмләшү, булышу хисе тусын өчен, төрле чараларда катнаштырырга кирәк. Туганыңны кунакка чакыруны, вафат булган әби-бабайларны искә алуны оештырыгыз. Дуслык турында сөйләшегез.
Күп очракта нәтиҗә ясый белмибез. Балага ачудан гына сугарга ярамый. Бу – әти-әнинең эштән алып кайткан башка төрле негатив энергиясе генә. Соңга кадәр калып эшләүче әти-әнинең балага бернинди файдасы юк. Кайчак әниләр белән сөйләшә башлагач, алар, минем үземә дә психолог кирәк икән, дип белдерә. Бала өйдә үзе генә торганлыктан да үзгәрә башлый. Әти-әниләргә психологик үзәкләргә барырга, психология буенча журналлар укырга кушам. Проблема барлыгын сизәсез икән, киңәшләшергә кирәк. «Бала әтисе белән күрешергә тели, ә минем җибәрәсем килми», дип кенә фикер йөртергә ярамый. Анда әби-бабайлар да бар бит әле. Әти-әниләр күбрәк үзе турында уйлый. Иң элек яхшы үрнәкне дә үзебез күрсәтергә тиеш. Бала янында хәтта, ардым, дип тә әйтергә ярамый, чөнки ул шуны кабатлый башлый.
Хәрәкәт кирәк
Мәктәпләрдә, төрле үзәкләрдә түгәрәкләр эшли. Тик баланы әни әйткәненә түгел, үзе теләгәненә йөртергә. Кайчак дөньяда булмаган берәр хайванны рәсемгә төшерергә кушам. Ничә яшь аңа, нәрсәләр эшләргә тели? Кем белән яши, нәрсә ашый? Дөньяда булмаган хайваннан хыялларын сораштыра башлыйсың. Башта берне әйтә, аннан шулай бишне әйтергә була, дип сорыйсың. Бала үзенең теләкләрен сөйли. Чаңгыда йөрергә тели икән бит ул! Балаларга мисал итеп, Дәрвишләр бистәсендә эшләүче бер кардиологны сөйлим. Мәктәптә укыганда, ул 30лап түгәрәккә йөргән. Аннан эшли башлагач, елына 100дән артык операция ясый. Бервакыт ул үзенең элек чаңгыда яратып йөрүен искә ала. Шуннан ул биатлон белән шөгыльләнүчеләр янына бара. Татарстанга I-II урыннар алып килүдә үзенең өлешен кертә.
Беренче белгечлегем буенча мин дә фельдшер, балаларның сәламәтлеген шуңа да кайгыртам. Компьютерда утырып, без аркаларыбызга шулкадәр зыян китерәбез. Кан йөрешен яхшыртыр өчен, төрле күнегүләр ясап алырга кирәк. Өйдә дәрес әзерләгәндә дә физкультминут оештырыйк. Хәзер өйдә бөтен нәрсә бар, ә балага акча түгел, әти-әнинең игътибары җитми. Нинди генә парклар юк! Биюгә, төрле спорт үзәкләренә йөртегез. Спорт белән шөгыльләнгәндә дә үзең үрнәк күрсәтсәң яхшы. Мин үзем – волейболчы, командада уйнавым да балалар белән шөгыльләнгәндә бик ярап куя. Балалар урамда уйнап армый, аларга көч кенә керә. Кайчак ишегалларындагы спорт җиһазларыннан файдалана белмиләр. Мәсәлән, син турникта 15 тапкыр тартылырга тиеш, дип, яшенә карап, кайбер күнекмәләрне ясатырга була.
Элек хәрәкәтле уеннар күп уйныйлар иде. Хәзер телефон тотып утыралар. Алар һаман да программист, юрист булырга тели. Озак итеп телевизор караучы балалар мультфильмнар дөньясында яши башлый. Берсендә әтисе елап ук җибәрде, Улым, син мультикны сөйлисеңме, дип сорады. Мультфильм белән чынбарлыкны аермый башлый. Әти-әни кичкә кадәр эштә. Ул, әлбәттә, виртуаль дөньяга кереп китә. Гаиләдә финанс яктан мөмкинлекләр чикле, һәрбер гаиләдә диярлек машина кредиты, өй кредиты. Балага мөмкинлекләр дә чикләнә. Шуңа да балалар белән һавада эшләү, чәчәкләр утырту кебек эшләр дә алып барылырга тиеш. Урын-җирен җыештырып, өйдә содалап савыт-саба юдыртсагыз, ул, авылга кайткач, әбисенекен шулай юа башлый. Соданың бернинди зыяны юк. Мин балачакта ике әбидә дә идән юдым. Әби минем эшләгәнемне тикшереп, өйрәтеп утыра иде. Өйрәнгәннән соң, шулай нәтиҗәсен дә таләп итәргә була, хәтта өчпочмак, бәлеш ясаганда булышсын бала. Бүген исә хезмәтне ярату югала. Мәктәптә программа авыр дип, балага өйдә эш кушмыйлар. Авыл баласы да, шәһәрнеке дә эш эшләми, бик начар бу. Ә менә каникулда эш кушарга була. Мәктәп укучысы каникулда ял итәргә тиеш. Әти-әниләр балага кышкы ялларда күбрәк игътибар бирсәләр иде.
Репетитор һәм акча
Репетитор алуга беркадәр каршымын. Гаиләдә теге яки фәнне яхшы белгән абый-апа булырга мөмкин. Ял көннәрендә шул туганыгызны чакырыгыз. Ул физика-химияне белмәгән өлешен аңлатып җибәрергә мөмкин. Гаиләдә, туганнар арасында бергәлекне саклау кирәк. Аннары иң мөһиме – киңәшләшеп яшәү. Ай саен ниндидер бер сумманы җыеп бару. Ялга җыену, ниндидер зуррак әйбер сатып алу буенча да сөйләшегез. Акчаның да, алган әйбернең дә кайдан килгәнен белсен! Ашарга пешерүне дә планлаштыра аласыз. Кибеттән ризык алганда да шулай бит, ипи-сөт һәм башкалар турында планлаштырырга була. Каршы әйтүләр, каршы төшүләр үзара килешеп, бергә эшләмәүдән дә килеп чыга. Стенага туп аткач, кире үзегезгә кайта бит, монда да шулай. Зуррак максатлар куярга, ә эшне планлаштырырга өйрәнегез. Ял көннәрендә бергә эшләгез. Тегү машиналары булса, ир балаларны да, кыз балаларны да тегәргә өйрәтегез. Яхшылык – яхшылык булып кайта, начарлыкка өйрәтсәгез – начарлык булып. Баланы бик яхшы итеп күрәселәре килә, моның өчен аны шулай итеп үстерергә дә кирәк бит. Баланы кочаклар өчен дә вакыт тапмый бит кайбер әти-әниләр. Кайчак башны бәйләп авыруга сабышып утыру да кирәк. Зуррак сыйныфта укучы улыгызга, синең чәең тәмле иде, дип, чәй ясатырга мөмкин. Бер конфетны берничәгә бүлеп ашагыз. Бүлешү баланы тәртипкә өйрәтә.
Анна Арахамия фотосы
Комментарийлар