16+

Марат Җәббаров: “Терлекчелек тармагында акчалата керем 9 процентка артты”

2019 елның ике аенда Татарстанның терлекчелек тармагында акчалата керем 11,9 миллиард сум тәшкил иткән. Бу 2018 елның шул чоры белән чагыштырганда 9 процентка артыграк. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте, дип яза “Татар-информ”.

Муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, хисап чорында авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә 221 мең тонна сөт савып алынган (+16,5 мең тонна), 67,6 мең тонна терлек һәм кош (+3,8 мең тонна) үстерелгән.

Аның сүзләренчә, терлекчелекне нәтиҗәле үстерүдә тотрыклы нәсел базасын формалаштыру төп фактор булып тора. Республиканың 24 районында 74 нәсел заводы һәм репродуктор үз эшчәнлеген алып бара. Татарстанда шулай ук 54 нәсел хуҗалыгы бар, аларда 60 меңнән артык сыер исәпләнә. Республика, нәселле сыерлар саны буенча ил төбәкләре рейтингында Ленинград өлкәсеннән генә калышып, икенче урынны били.

Министр республикадагы сыерларның 26 проценты нәселле терлек булуын һәм иҗтимагый секторда җитештерелгән сөтнең 35 проценты шуларга туры килүен искәртте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading