Юлда машина күп, дип зарланырга яратабыз. Аның ягулык салу станцияләре дә яңгырдан соң чыккан гөмбә кебек артып кына тора. Бүген Татарстанда барлыгы 994 АЗС исәпләнә. Тик менә бөтенесендә дә сыйфатлы ягулык тәкъдим ителәме икән соң?
ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта республикада ягулык-энергетика чыганакларын нәтиҗәле файдалану идарәсе җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев мотор ягулыгының сыйфатын тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды. Мониторинг барышында 511 станциядән 1092 проба алынган. Нәтиҗәдә, һәр 20 нче очракта ГОСТ таләпләре үтәлмәгәнлеге ачыкланган. Бензин дип атап та булмаган сыйфатсыз сыеклыкка кирәгеннән артык күкерт кушыла икән. Кайбер станцияләрдә ягулыктагы күкертнең күләме тиешледән 700 тапкырга артыграк булып чыккан. Ә АЗС хезмәткәре юләр түгел: «Евро-3» класслы ягулыкны «Евро-5» дип сата ул. «Мондый ягулык салган машинаңны ярты сәгатькә калдырып торсаң, кабыза алмаячаксың инде. Чөнки 22 градус салкында гына катарга тиешле ягулык 12 градуста ук куера башлый», - дип, проблеманың асылын аңлатты Р. Гыйләҗиев.
Кимчелек табылган АЗСларның күбесе - шәхси һәм Казаннан читтә урнашкан станцияләр. Үзлегеннән тикшереп карау яисә бензин беткән саен зур шәһәргә чыгып чабу мөмкинлеге булмагач, машина йөртүченең шикле ягулыкны салмый хәле юк. Ә сорау бар икән, тәкъдимнең артасы билгеле. Тикшерүдән күренгәнчә, «Татнефть», «Татнефтепродукт», «ТАИФ-НК», «Карсар» ҖЧҖ һәм «ЛУКОЙЛ» кебек эре ягулык салу станцияләрендә барысы да тәртиптә.
Роберт Гыйләҗиев фикеренчә, республикага меңгә якын ягулык салу станциясенең кирәге юк, өч йөзе дә бик җиткән. Аларны дөрес ераклыкта урнаштырырга гына кирәк. Ике АЗС арасы 15-20 километр булырга тиеш, ә бездә - 200-400 метр саен станция.
Ә ягулыкның бәясенә килгәндә, Идел буе федераль округының калган төбәкләре белән чагыштырганда, бездәге бәяләр иң түбәне икән. 2012 ел нәтиҗәләрен карасак, Идел буенда АИ-92ле бензин уртача 27,68 (Татарстанда - 27,1), АИ-95лесе - 30,43 (29,9), дизель ягулыгы 31,29 (31,40) сум булган. Бәйрәмнәрдән соң, АИ-92ле бензин Татарстанда ун тиенгә арзанайган, Идел буенда исә, киресенчә, күтәрелгән. Гомумән алганда, ел дәвамында бөтен төр ягулыкка да бәяләр 2,5-3 сумга артыр дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар