Элек Актаныш районында Йолдыз дип аталган бер авыл булган, ди. Тик, ни сәбәптәндер, бу авыл юкка чыккан икән...
Бу урыннан ерак түгел генә ялгыз агач үсеп утырган. Ә тирә-ягындагы аланлык җиләккә бай булган.
Көннәрдән бер көнне, ягарга утыннары беткәч, күрше авылдан Мәдинә апа (исеме үзгәртеп бирелә) төнлә үзенең ире белән шунда барып, ялгыз агачны кисеп алып кайталар. Аны җиләк җыярга баргач күргән булганнар.
Мәдинә апа ул чакта беренче баласына авырлы була.
Шулай кич йокларга яталар болар. Төнлә Мәдинә апа ниндидер ят хатын тавышына сискәнеп уяна. Каршында озын чәчле матур гына хатын-кыз шәүләсе күренеп китә.
Шәүлә әйтә:
- Син минем өемне юк иттең, шуңа хәзер мин синең чәч толымыңны юк итәм, карыныңдагы балага зыян булмас! - дигән һәм бер толым чәчен кисеп алган да юкка чыккан. Мәдинә апаның толымнары бик озын, идәнгә үк тиеп тора торган булган.
Бу төш кебек кенә тоелса да, ул уяу яткан һәм барысын да өнендәге кебек аерым-ачык күргән.
Торуына бер чәч толымы юк икәнен күреп кәефе төшсә дә, карынындагы сабыена зыян килмәвен күреп тынычланган, әмма уйга калган...
Төнлә үзе янына килгән хатынның алар кискән ялгыз агач иясе икәненә төшенгән...
Әле дә ярый, баласына зыян килмәгән...
"Ялгыз агачка тияргә ярамый", - диеп, борынгылар белми әйтмәгәннәр икән.
Ялгыш та ялгыз үсеп утырган агачны кисә күрмәгез, чөнки алар ияле булырга мөмкин!
Фәридә Сәхәбиева (Гәрәева)
Фото: freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар