16+

Танышырга телисезме? «Дәүләт хезмәтләре»ндә яңа мөмкинлек

«Дәүләт хезмәтләре» ндә танышу өчен бүлек булдырырга телиләр.

«Дәүләт хезмәтләре» ндә танышу өчен бүлек булдырырга телиләр.

Дәүләт Думасында «Дәүләт хезмәтләре» ("Госуслуги") порталында танышу өчен бүлек булдырырга тәкъдим иткәннәр.

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов «Дәүләт хезмәтләре» порталында махсус бүлек булдырырга тәкъдим иткән. Бу хакта RT хәбәр итә.

Парламентарий искәрткәнчә, соңгы елларда чит илләрнең танышу сервислары Көнбатыш илләре тарафыннан санкцияләр басымы аркасында Россияне калдырган. Әмма Милонов онлайн-танышу һәм җитди мөнәсәбәтләр өчен партнер эзләү өлкәсе Россиядә әле дә актуаль булуын ассызыклады.

Депутат билгеләп үткәнчә, гамәлдәге кушымталар еш кына озак вакытлы мөнәсәбәтләр эзләү урынына кыска вакытлы җенси ихтыяҗларны канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән. Ул үз чиратында тикшерелгән һәм куркыныч тудырмаган танышу кушымтасы булдырырга тәкъдим иткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading