16+

«Мин дә наркоман булырмын димәгән идем»

Айдар абый Гатауллин 14 яшеннән бирле наркотиклар белән мавыккан. Әфьюннан котылганына ике ел тирәсе генә. Кырыктан узган дип тә уйламассың үзен, ә ул 7 гыйнварда илле яшен тутырган икән.

«Мин дә наркоман булырмын димәгән идем»

Айдар абый Гатауллин 14 яшеннән бирле наркотиклар белән мавыккан. Әфьюннан котылганына ике ел тирәсе генә. Кырыктан узган дип тә уйламассың үзен, ә ул 7 гыйнварда илле яшен тутырган икән.

- Үзегез турында сөйләп үтегез әле, Айдар абый.
- Нәрсәсен сөйлисең инде аның. Гомерем буе наркотиклар кулландым. Үземне белгәннән бирле. 14 яшемнән урамга эләктем. Ул вакытта әле оешкан җинаятьчелек юк. Начар гаиләләрдә үскән балалар гына җыелалар иде урамда. Минем әти дә, әни дә заводта эшләделәр. Ике абыем бар. Алар югары белемле, дәрәҗәле кешеләр. Олысы татар мәктәбен бик яхшы билгеләргә тәмамлады, университет бетерде. Кечесе техникум тәмамлады, аннары югары белем алды. Алар Мәскәүдә яшиләр. Икесе дә уңышлы эшмәкәр. Ә мин нигәдер бүтән юл белән киткәнмен. Урамга эләктем. Укыйсы килмәде. Унынчы классны да көчкә-көчкә генә тәмамладым... Һөнәрем дә юк, хәер, бер училище бетергәнмен икән, кырык беренчеме шунда... Гомер буе эшләмәдем. 14 яшемдә беренче мәртәбә авыр наркотик кабул иттем, рецепт буенча бирелә торган дару иде ул.
- Беренче тойгыларыгыз нинди булды?
- Башта кызык иде. Иптәш малайлар - өлкәннәр, барысы да утырып чыккан. Алар безгә авторитет иде. Беркемне дә мәҗбүр итмәделәр, кызыктырдылар гына. Егерме тугыз яшемдә чын-чынлап үземнең наркоман икәнемне аңладым. Башта, әфьюнны ташлыйм дип, аракыга күчеп карадым. Өч ай эчтем. Аңыма килсәм, көзгедән чып-чын алкоголик карап тора. Шуннан соң Чуашстандагы бер әбигә барып код куйдырдым. Аракыны ташлагач, тагын наркотикка күчкәнмен.
- Шуннан соң гомер буе наркотик кулландыгызмы?
- Кырык сигез яшь тулганга кадәр. Торган җиремдә бөтенесе дә мине белә. Еш кына хокук сакчылары кулына эләгә идем. Милициядә берсе: «Хәзер чыгарабыз, ләкин чынлыкта син инде утырасың. Мин сиңа офицер сүзе бирәм!» - ди. Күңелне курку биләп алды. Миңа шул булышкандыр, мөгаен. Моңардан да начаррак була алмый бит инде. Шуннан соң уйлана башладым, арыган да идем. Хәзер гаҗәпләнәм, ничек акча табып бетергәнмен икән. Көненә аз дигәндә мең ярым-ике мең сум кирәк бит. Менә февраль аенда «ак үлем»нән котылганыма ике ел була. Хәзер аракы да эчмим, әлегә тәмәкене генә ташлый алмыйм. Бу начар гадәтемнән дә тиздән котылырга җыенам.
- Уйлану нәтиҗәсендә дөрес юлга килдегез алайса.
- Бәлки. Алтынчы катта наркоман, җиденче катта наркоман... Бөтен подъезд, кыскасы. Котылырга күпме тырышып карадым юкса. Сеченов урамындагы үзәктә ятканда аңга киләсең дә уйлана башлыйсың. Үзем дә аңлыйм - беттем, башка юл юк. Абыйлар белән дә биш ел сөйләшмәгәнмендер. Әни бар булган акчасын үзе белән йөртә иде. Беркая да куя алмый, мин бар бит. Туры юлга басар алдыннан гына әти башта беренче төркем инвалид калды, аннан үлеп китте. Хәлебез тагын да авырайды. Сырхауханәдә ятканда бүтән якын да бармыйм, дип үз-үземә вәгъдә бирәм, ә чыккач...
- Ихтыяр көче нык булуы кирәк, димәк.
Ул психологик авыру икән. Тәнне түгел, башны дәваларга кирәк. Спартаковский урамындагы үзәктә танышларым дүртәр мәртәбә ятып чыкты, миңа да тәкъдим иттеләр. Булышмас дип уйлаган идем, алай да карар кылдым. Дәвалану өчен алтмыш мең сум акча кирәк, диделәр. Әни Мәскәүдәге абыйга шалтыратты. Ә ул мине милициядән яки кредиторлардан качарга җыена дип уйлаган. Юк, мин әйтәм, туйдым, дәваланасым килә. Күпме акча кирәк, шулкадәр бирәм, диде. Мин белешә башладым, ә абый шалтыратып, бөтенесен җайлап та куйган. Шулай итеп, миңа наркоманнарны дәвалау үзәге булышты, үзем генә котыла алмадым. Хәзер шунда консультант булып эшлим.
- Ниһаять, котылдым дип уйлыйсызмы?
- Барысы да Алла кулында. Ул гомер буена сузылырга мөмкин. Элеккеге наркоман булмый дип тә әйтәләр бит. Кайберәүләрне терелде дип уйлыйсың, «чиста» гына йөри һәм беркөнне «шартлый». Ташлаганына ун ел бит инде, ә ул яңадан... дип шаккатасың.
- Бүген үзегезне ничек хис итәсез?
- Мин хәзер беләм: наркотик миңа ярамый түгел, кирәкми! Үзәктә болай дип аңлаталар: бөтен әйбер ярый, хәтта керосин эчәргә дә ярый, тик үләсең генә. Кирәкме ул сиңа? Өр-яңадан сөйләшергә өйрәндем. Үзәккә килгән чагымда сүгенү сүзләреннән башка җөмлә төзи алмый идем. Психолог каләм алып уйларымны кәгазьгә төшерергә өйрәтте. Алай да анда эшләүчеләрнең берсе дә мине терелер дип уйламады. Нишлисең син монда, өеңә кайт, син өметсез, диләр. Авырлык белән килгәч, кадерен беләсең, яңадан шул сазга төшәсе килми. Хәзер элекке наркоманнар җәмгыятенә йөрим. Миңа алар бик күп нәрсә бирде.
- Ишетүемчә, өйләнгәнсез икән.
- Әйе, 8 декабрьдә никах укыттык. Хатыныма 26 яшь. Әни: «Күрдеңме соң, абыйларыңның күз яшьләре чыкты, әтиең генә бу көнгә кадәр яши алмады», - ди. Никахка абыйларым зур телевизор белән стенка бүләк итте. Үзем өчәр җирдә эшлим. Былтыр үз гомеремдә беренче мәртәбә отпускка чыктым.
- Әниегез бик шатланган инде алайса?
- И... Син нәрсә! Бик шатланды. Күршеләр дә: «Әниеңне карале, чәчәк ата, елмаеп кына йөри», - диләр. Бурычка акча алып, өч бүлмәле фатирыбызга ремонт ясадым. Компьютер белән эшләргә өйрәнәм. Бу кадәр уңышка ирешермен дип хыялланмаган да идем. Әмма туктап торырга ярамый, алга барырга кирәк. Шундый кешеләр бар, ятып чыга, ә тормышында берни дә үзгәртми. Иң мөһиме, наркотиктан котылдым дип, кул кушырып утырырга ярамый. Туктасак бетте, аннары трактор белән дә күтәреп булмый, барысы да кирегә китә.
- Наркотикны бер-ике мәртәбә генә кулланган кешеләргә нинди киңәшләр бирер идегез.
- Наркотик бит кешене шунда ук төпкә төшерми. Башта кызык, рәхәт, бөтенләй башка төрле хисләр. Беркем дә наркоман булырмын дип уйламый. Мин дә наркоман булырмын димәгән идем. Күбрәк кулланучыга карыйсың да: «Менә бу күп куллана. Менә бу наркоман, ә мин наркоман түгел!» - дип уйлыйсың. Һәрвакыт синнән начаррак кеше табыла бит ул. Мәсәлән, җирдә аунап яткан кешене күрәсең дә, ул алкоголик, ә мин алкоголик түгел, дисең. Ялгыш менә шунда. «Ул институт бетергән, эшли, зур уңышларга ирешә, ә мин?» - дип карарга кирәк.
Наркоман кем ул? Савым сыеры! Аның бер имчәген имче әбиләр-сихерчеләр суыра, икенче яктан табиблар... Иң беренче чиратта наркотик сатучыларга файдалы ул. Башта бушлай бирәләр, татып карыйсың. Күнеккәнеңне сизгәч, кирәк булса сатып ал, ул безгә бушка килми, дия башлыйлар. Кемнедер әти-әнисе бизнесменнар икәнен белеп, махсус «утырталар», төнге клубка, тегендә, монда чакыралар.
- Котылырга теләгән кеше өчен иң мөһиме?
- Мин болай дип уйлыйм. Кешедә ике «мин» бар. Берсе - син нинди, икенчесе - нинди булырга телисең. Шушы ике «мин»не берләштерергә кирәк. Үз-үзеңне аклар өчен сәбәпләр күп ул. Проблеманы бүген хәл итмичә, наркотикка күчеп онытылып торырга була, ә ул беркая да китми бит. Хәл ителмәде дип, тагын шуңа күчәсең һәм «кома»га китәсең. Максатсыз кеше терелә алмый, арынырга дигән максат куярга кирәк. Авырган чакларымда: «Ни өчен, ни өчен?» - дип Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итә идем. Ә Аллаһы Тәгалә юл күрсәтә Ул, кеше үзе сайлый.
- Яшьләрне бу хәлгә төшүдән ничек сакларга?
- Яшьләргә күбрәк массакүләм мәгълүмат чаралары аша тәэсир итәргә кирәк. ТНВга «Кара-каршы» тапшыруына мине дә чакырганнар иде. Куркытыргамы, диләр. Нәрсәгә? Наркоман болай да гомере буе куркып яши инде ул. Иртә белән торуга ничек үлмәскә дип курка башлый. Ишектән чыга - күршеләр милиция чакырмасалар ярар иде, дип курка. Урамга чыга - милиция тотар дип курка. Әнә нәрсәгә китергәнен күрсәтергә кирәк яшьләргә.
- Наркоманиягә каршы җәмгыять ничек көрәшергә тиеш дип уйлыйсыз?
- Проблемадан качмаска кирәк. Советлар Союзында фахишәлек юк, наркомания юк, диделәр. Ә чынлыкта барысы да бар иде. Хәзер наркоманнарны тоталар да төрмәгә ябалар. Алар төзәлми, тагын да усалланыбрак кына чыга. Илебез болай да ике өлештән тора бит инде: берсе утыра, берсе саклый. Европада наркоман авыру кеше санала, бездә генә җинаятьче. Наркоманга сайлау хокукы бирү мәгъкуль: йә дәваланасың, йә утырасың. Ун кешедән һич югы бер-икесе сәламәтләнер. Дәвалану үзәкләрен күбрәк ачарга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading