– Баланың кәефе, үз-үзен тотышы гаиләдәге проблемаларны чагылдырырга мөмкин. Бәлки аның әтисе яки әнисе авырыйдыр? Бу очракта, әлбәттә, аның укыйсы килү теләге кими. Балага белем бирү процессы өч төеннән тора – ата-ана, укытучы һәм бала. Әгәр шул төеннең берсе генә хезмәттәшлек итәргә теләми икән, бала тәрбияләүдә уңышка ирешеп булмый. Минем эш тәҗрибәмдә ике катлаулы бала булды. Беренчесендә ата-ана минем белән хезмәттәшлек итүдән баш тартты. Алар балалары белән килеп чыккан хәлне кабул итәргә теләмәделәр. Баланың мәктәптә үзен бер төрле, өйдә икенче төрле тотуы да моңа сәбәпче булгандыр. Икенче очракта бала шулай ук авыр холыклы иде, хәтта полициягә дә эләккәне булган. Ләкин монда ата-ана ярдәмгә килде. Алар белән атнасына бер күрешеп, аралашып тордык. Уңай якка үзгәреш сизелде. Уртак фикергә килеп, баланың начар энергиясен спортка юнәлтергә карар кылдык. Бала хәзер көрәш белән шөгыльләнә, җиңүләр яулый.
–Бала әле дәрес әзерли башламаган, биремнәрен күрмәгән, инде: «Мин булдыра алмаячакмын», – дип елый башлый. Бу очракта нишләргә?
–Балага мәктәптә игътибар җитмәскә мөмкин. Сыйныфта 30ар бала, 45 минут эчендә укытучы кайсысына гына игътибарын биреп бетерсен. Теләге булса да, аның физик яктан мөмкинлеге юк. Ә һәр бала үзенә индивидуаль караш көтә. Менә шул вакытта «мин булдыра алмыйм» дигән сүзләр сөйләргә мөмкин. Баланың кәефен төшерергә күп кирәкми. Хәтта мәктәп формасы ошамаса да, баланың мәктәпкә бару теләге кимергә мөмкин. Арыганлык та мәктәптән биздерә. Бәлки укытучы дәрес алдыннан сыйныфын җилләтмидер. 30 балалы сыйныфта, һава җитмәүдән, баланың башы авырта башлый. Бала «Мәктәптә миңа читен булачак! Ни өчен мин миңа начар булган җиргә барырга, дәрес әзерләргә тиеш соң әле?!» дип уйлый башларга мөмкин. Витаминнар җитмәү дә укуга кызыксынуны киметә. Хәзер яз, баланың кояшка чыгасы килә. Бу да бер сәбәп.
–Яз, кояш, дидегез. Тагын ай ярымнан балалар зарыгып көткән җәйге каникуллар җитә. Каникул вакытында балага дәресләрен кабатлатырга кирәкме?
–Бу сорауга төрле фикер бар. Бер яктан, өч ай каникул вакытында балалар бөтен алган белемнәрен онытып бетерә. Икенче яктан, балага ял да кирәк. Монда алтын урталыкны табу мөһим. Баланы артык мәҗбүриләмичә генә җиңелчә формада, ел буе алган белемнәрен яңартып торсаң була. Артыгын таләп итсәң, ул сентябрьдә арыган кыяфәттә, укырга теләге бетеп килергә мөмкин. Җәйге каникулларның төп максаты – баланы мәктәптән ял иттерү бит. Бу очракта белем бирүче җәйге лагерьлар бик кулай. Төрле лагерьлар бар: диңгез буенда ял итә торганы, дәресләрне уен формасында оештырганы, инглиз теленә өйрәтә торган лагерь. Уен белән ялны аралаштырып та укып була бит. Безнең иң зур байлыгыбыз – балалар, аларны сакларга, артык таләпләр куеп, сәламәтлекләрен какшатмаска кирәк!
Әти-әниләргә киңәшләр
Баланың мәктәпкә барасы килмәве еш күзәтеләме? Шуңа игътибар итегез. Бәлки ул контроль эш алдыннан гына шулай борчыладыр. Әгәр гел укыйсы килмәсә, бу инде чаң сугарга бер сәбәп.
Сыйныфташлары, укытучылар белән уртак тел таба алмаса да, баланың мәктәпкә барасы килми. Бу очракта балага ул мөстәкыйль башкара алырдай эшләр кушыгыз. Әйтик, күрше апасына йомышка барып килсен, кибеттән ипи алып кайтсын.
Бала әрләүдән һәм хаталанудан курка, мәктәптә дә ялгышларны кичермиләр, «начар» билге дә куярга мөмкиннәр. Юк-бар өчен баланы тәнкыйтьләмәгез, «икеле» алган өчен ачуланмагыз. Бала белән утырып сөйләшсәгез, начар билгенең сәбәпләрен ачыкларга тырышсагыз, яхшырак. Нәрсәне дә булса белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү начар.
Балага үрнәк булыгыз. Эшегездә булган проблемаларны ничек җиңүегез хакында сөйләгез. Хис-кичерешләрен бала ачыктан-ачык җиткерә белергә тиеш. Бу вакытта сезгә карап, бала да тыныч һәм бәхетле булачак.
Комментарийлар