16+

Мәктәптә телефон кирәкме?

Мәктәпләрдә кесә телефоныннан куллануны чикләргә җыеналар.

Мәктәпләрдә кесә телефоныннан куллануны чикләргә җыеналар.

Чаллы җитәкчелеге Дәүләт Думасына әнә шундый тәкъдим белән чыккан. Соңгы арада укытучы белән укучы арасындагы бәхәсне чагылдырган, башка мәктәп тормышына кагылышлы видеолар, фотолар интернет челтәрендә шактый күренә башлады. Алар халыкта төрле фикерләр уята. Ә сез ничек уйлыйсыз, телефоннарны чикләргә кирәкме?

Камәрия Хәмидуллина, Казан шәһәренең 2нче гимназия директоры:
– Телефоннарны чикләргә кирәк дигән фикер белән килешмим. Хәзерге заманда гаджетлардан баш тарта алмыйбыз. Телефонны тыярга дигән закон чыкты да ди, әмма бүген чикләп, иртәгә бөтен укучы да телефонсыз килмәячәк бит. Бу мөмкин дә түгел. Безнең гимназиядә дә бу хакта сөйләшүләр бара. Әйтик, сыйныф ишекләренә махсус кесәләр ясап, дәрескә кергәндә һәр укучы телефонын шунда калдырырлык итәргә дигән фикер бар. Бу мәсьәләгә заманча караш кирәк. Киресенчә, телефоннарны дәресләрдә нәтиҗәле итеп файдалану мөмкинлекләрен уйларга иде.

Булат Бәйрәмов, «Тәмле кө­рәш» тапшыруын алып баручы:
– Телефоннар безнең тормышка инде кергән, аны җиңел генә тыеп та булмыйдыр. Кемдер телефонны үз мәнфәгатьләрендә файдалана, видеога төшерә, уен уйный, социаль челтәрләрдә утырып вакытларын әрәм итә, икенчеләре әти-әни белән элемтәдә тору өчен куллана. Телефон дә­рес­кә комачауларга тиеш түгел анысы. Мәктәптә телефонны тавышсыз режимга күчерергә була, телефоны аркасында дәресне бүлдерүчеләрне штраф, директорга чакырту кебек алымнар белән җәзаларга була. Башлангыч сыйныфларда дәрес вакытында телефоннарны бәлки җыеп та алырга кирәктер, ә өлкән сыйныфлар үз хокукларын белә, «не имеете право» дияргә генә торалар. Нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәне аларның аңында булырга тиеш. Күп нәрсә гаиләдәге тәрбиягә дә бәйле.Юкка гына, балалар – әти-әнинең көзгесе, димиләр.

Алсу Сафиуллина, корректор:
– Безнең заманда телефоннар юк иде, авылдан шәһәргә чыгып киткәнбез, әни белән ничек кенә хәбәрләшеп яшәгәнбез дип гаҗәпләнәм. Хәзер баланың автобуска утырганын, мәктәпкә кергәнен, дәресләре беткәнен – барысын да телефон аша контрольдә тотабыз. Ватсап булуы да бик җайлы. Укытучы күп мәгълүматны шул ватсаптагы группага җибәрә. Бу мәсьәләгә ике яклы карарга кирәк. Безнең мәктәптә дәрес вакытында барлык укучыларның телефоннарын җыеп укытучы өстәленә куярга, дәресләр беткәч кенә кире таратырга дигән фикер яңгыраган иде, әмма телефон югалса, укытучы җавап бирә. Моның өстәмә мәшәкать чыгаруы бар.

Люция Закирҗанова, психолог:
– Башлангыч сыйныфларда телефон бөтенләй кирәк түгел дип саныйм. Күп ата-аналар баланың куркынычсызлыгы өчен телефон ала. Бу – ялгыш фикер. Баланың куркынычсызлыгын тәрбиячеләр, укытучылар кайгырта. Аларда әти-әниләрнең эш телефоннарына кадәр бар. Берәр хәл була калса, һәрчак хәбәр итәчәкләр. Мәктәптә укучылар арасында көнләшү хисе уянырга, кемнең телефоны яхшырак дип, бер-берсен уздыру да булырга мөмкин. Балалар тәнәфестә, һәр буш минутларында да телефонга үрелә. Бу үз чиратында укуга, уйлау сәләтенә тәэсир итә. Финанс ягыннан караганда да, кыйммәтле телефон төшеп ватылырга мөмкин. Болардан чыгып, балага телефон нигә кирәк, дим. Бала башкалар белән аралашканда, коммуникатив уеннарда ачыла, камилләшә. Ә гаджетлар тере аралашуны алыштыра, бу – сабыйлар өчен файдага түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading