Рәүф абый Сираҗев редакциябезгә үзе килде. Укучыбызны төрле даруханәләрдә төрле бәяләр булуы борчый. Социаль пакет җыелмасын дарулата алырга карар кылса да, кайбер кирәкле даруларны табуы авыр, ди ул.
Рәүф абый инде сигез ел яман шеш белән авырый.
Рәүф абый Сираҗев редакциябезгә үзе килде. Укучыбызны төрле даруханәләрдә төрле бәяләр булуы борчый. Социаль пакет җыелмасын дарулата алырга карар кылса да, кайбер кирәкле даруларны табуы авыр, ди ул. Рәүф абый инде сигез ел яман шеш белән авырый.
«Тик утырсаң, авыртмаган җирең дә авырта башлый»
Аның 84 яшендә икәнен белеп шаккаттым, төз гәүдәле, яшәү дәрте ташып торган укучыбызны күреп сокландым. Күз тимәсен үзенә. Һич кенә дә рак белән авырган кешегә охшамаган ул. «Исән әле мин. Яшәргә теләгем дә бар. Әмма бу авыру белән озак яшәмиләр шул. Минем хәзер яман шеш өченче стадиягә җитте. Үкенерлек яшәмәдем, Аллага шөкер. Үлсәм дә курыкмыйм», – ди үзе.
Ул тумышы белән Спас районы Иске Рәҗәп авылыннан. Әти-әнисе күптән гүр иясе. Хәрби хезмәттән кайткач, Рәүф абый Казанда төпләнеп калган. Озак еллар төрле заводларда хезмәт иткән ул, белгечлеге буенча алтынчы разрядлы токарь. Йөткерә башлагач, кулларына зыян килгәч, табиблар аңа заводтан китәргә киңәш иткәннәр. Аннары укучыбыз шактый гына кибетләрдә эшләгән, хәтта бер кибетнең директоры булып торган. Пенсиягә чыккач та 15 ел сәүдә өлкәсендә хезмәт иткән әле. Гомуми эш стажы – 56 ел. Хәзер дә кул кушырып утырырга яратмый. Автобуста кондуктор булып урнашырга теләгән булган, тик олы яшьтә икәнен белгәч, эшкә алмаганнар, студентлар күп килә дип аңлатканнар, трамвайга кондуктор булып барырга киңәш иткәннәр.
– Өйдә тик утырсаң, авыртмаган җирең дә авырта башлый. Гел телевизор карап кына вакытыңны уздырсаң, башка әллә нинди начар уйлар килә. Шуңа да, онытылып тору өчен, урамга чыгып китәм, җәяү йөрим, – ди Рәүф абый.
Ул көн саен 8-10 километр җәяү йөреп кайта. Филармония тирәсендәге йортыннан алып Кремльгә кадәр килә. Аннары Горький күңел ачу паркын әйләнгәннән соң, кабат фатирына җәяү кайта. Кыш көне чаңгыда йөри.
Хатыны белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бер кызлары Биектау районы Әлдермеш авылыннан шәхси йорт сатып алган. Кызына Рәүф абый йорт җирләрен рәткә китерергә булышкан. Ул агач эшенә бик оста. Кулыннан килмәгән эше юк. Агачтан үз вакытында өй җиһазлары да ясаган. Хәзер дә авылда көтеп кенә торалар аны. «Үзең эшләмәсәң дә, өйрәтеп кенә тор. Күпме төзелеш материалы кирәген исәпләп бир», – дип сорап килүчеләр дә бар икән. Тик хәзергә хатынын ташлап авылга кайтып китә алмый. Тормыш иптәше авырып тора.
Зур урыннарда эшләсә дә, Рәүф абый спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаган, тәмәке тартмаган. Һәрчак оптимист, актив булган. Озак яшәвенең серен дә шуның белән аңлата. Яман шеш белән авырса да, өметен өзми әле ул. Күңелен дә төшерми.
– Үләннәр белән дә дәваланып карадым. Болиголов үләне булыша икән дигәч, Колхоз базарына барып аны сатып алдым. Тамчылап кына эчә башлаган идем, хәлем начарланды. Күңелем болганып, башым әйләнергә тотынды. Әллә миңа килешмәде, әллә үләне ялган булды – аңламадым. Эчүне туктаттым. Хәзер менә дарулар эчеп кенә торам. Соңгы тапкыр кан анализларым начарланган иде. Химия терапия узарга куштылар. Начар нәрсә икәнен беләм, тик нишлисең? – ди Рәүф абый.
Даруга карап, авыру уйлап табалар
Онкологик авыруларга тиешле даруларны ул бушлай ала торган булган. Махсус шуның өчен үзенә тиешле социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата алудан баш тарткан. Тик менә инде бер ай аңа кирәкле дару юк. Без дә, «кайнар элемтә» номерына шалтыратып, Рәүф абыйга кирәкле даруны белештек. Чынлап та, май ае буе ул даруханәләрдә бушлай бирелмәгән. «Кызганыч, кайчан буласын белмибез. Мөгаен, июньдә булыр», – диделәр белгечләр. Бу мәсьәләне Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы да күзәтеп торырга вәгъдә бирде. Тик авыру көтәргә теләми шул. Даруханәләрдә бу даруны сатып алырга була.
– Акча кызганыч түгел, пенсиям яхшы, зарланмыйм. Шул ук вакытта бер даруханәдә 600 сум торган препарат икенчесендә 1000 сум тора. Ни өчен бәяләр төрле икән? Авылдан килгән очын-очка ялгап авыр хәлдә яшәүчеләр дә бар. Алар өчен бу аерма шактый зур сумма. Авыру кеше кирәк булгач ала. Болай да үлемгә дучар ителгән кешеләрне ник шулай мыскыл итәләр икән? – дип борчыла Рәүф абый.
Монысы икенче мәсьәлә. Даруханәләрдә бәяләрнең төрле булуыннан зарланучылар бер Рәүф абый гына түгел. Шәһәрдә чат саен даруханәдә. Бер урында берничә тезелешеп торганнары да никадәр. Матбугат конференцияләренең берсендә бер белгеч: «Хәзер даруга карап, авыру уйлап табалар», – дигән иде. Дарулар җитештерү, сату отышлы бизнес, күрәсең.
Халык та остарды. Табибка барып тормыйча гына да үз белдеклеге белән дарулар ала йә фармацевттан киңәш сорый. Күпләр рекламада күргән даруларны алырга ашыга. Хәтта кайбер авыруларны кисәтү өчен генә дә сәламәт килеш дару кулланучылар бар.
Баксаң, кеше даруханәләргә кибеткә азык-төлек алырга йөргән кадәр бара икән. Тикшерүләр шуны күрсәткән. Даруханәләрдә бәяләр төрле. Аерма берничә сум гына булса, гаҗәпләнмәс тә идең, 50 сум торган даруның икенче бер җирдә 300 сумга кадәр җитүе шикләндерә. Әллә арзанрагы ялган микән дип тә уйлап куясың. Росздравнадзорның Татарстан бүлегендә аңлатуларынча, даруханәләр бәяне төрлечә куярга хокуклы икән. Бу мәсьәләне контрольдә тоту өчен, министрлык һәр даруга өстәлә торган сумма чиген билгеләгән анысы. Иң мөһиме: менә шул чикне узмау. Рөхсәт ителгән бәядән арттыручы даруханәләр әлегә ачыкланмаган. Күрәсең, бәя төрлелеген халык сизәрлек булгач, бу чик куелуның гына да файдасы юктыр. Кыскасы, авыруларны алдан кисәтеп, даруханәләргә барырга туры килмәсен дип кенә теләргә кала.
Комментарийлар