Әгәр ипотеканы каплауга файдалана торган ана капиталын да кушсаң, сумма 900 мең сумнан артачак. Күп кенә төбәкләрдә бу фатир бәясенең күпчелек өлешен алып тора, – диде Владимир Путин.
Күп балалы гаиләләр һәр бала өчен фатирның 5 квадрат метрына салым түләмәячәк. Мисал өчен, гаиләдә 3 бала икән, фатирның 15 квадрат метры өчен гаилә салым түләмәячәк. Шәхси йортларда бу күрсәткеч 7 квадрат метр тәшкил итәчәк.
Онкологик авырулар белән көрәшүгә 6 трлн сум акча бүлеп биреләчәк.
Төбәк һәм муниципаль музей, театр һәм китапханәләр керемгә салымнан азат ителәчәк.
Пенсия
Владимир Путин агымдагы ел башында яңа пенсия системасына күчкәндә индексацияләрдән мәхрүм калган пенсионерларга түләүләрне һәм социаль өстәмәләрне яңадан исәпләргә кушты.
Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, хәзерге вакытта пенсиясе яшәү минимумыннан түбән булса, пенсионерлар өстәмә акча ала. Пенсия арткан очракта өстәмә түләү кими яки бөтенләй түләнми. Бу гаделсезлекне кичекмәстән бетерергә кирәк, диде Россия Президенты.
Бу бернинди арттыруларсыз, Россия бизнесы, машина, станоклар, микроэлектроника, IT-индустрия һәм башка юнәлешләрнең сыйфатлы үсеше өчен тарихи мөмкинлекләр, – дип билгели ул.
Илкүләм проектлар кысаларында җиһазлар алу өчен якынча 6 трлн сум акча тоту планлаштырыла. Моннан тыш, Путин үзебездә җитештерүчеләргә таянырга һәм аларга ярдәм итәргә кирәклеген дә ассызыклады.
Тышкы сәясәт
Владимир Путин әйтүенчә, Россия Белоруссия белән бәйләнешлелеген ныгытачак, Япония белән сәяси диалогны үстерәчәк. Кытай белән мөнәсәбәтләрне Путин “икътисадта нәтиҗәле эшчәнлек үрнәге” дип бәяләде. Ә Европа белән гадәти сәяси һәм икътисадый мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча реаль адымнар ясалуына ышанычын белдерде.
Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президенты:
– Юлламада телгә алынган карарлар Татарстан өчен бик тә мөһим. Юллама, беренче чиратта, демографиягә кагыла, без бу теманы күп тапкырлар күтәреп чыктык. Шунысы кызганыч, республикада инде ике ел рәттән туучылар санының кимүе күзәтелә. Россия Президенты сәламәтлек саклау мәсьәләләренә бик зур игътибар юнәлтте. Әлеге юнәлешләр буенча үзебезнең дә республика программалары бар. Юлламадагы цифрлы икътисадны үстерү, илнең оборона сәләтен күтәрүгә бәйле башка темалар да зур әһәмияткә ия. Республикада әлеге бурычларның барысы да үтәлергә тиеш. Безгә торак төзелеше мәсьәләсенә комплекслы якын килергә, ипотеканың үтемлелеген тәэмин итәргә, инженер, транспорт, социаль инфраструктураны үстерергә кирәк.
Комментарийлар