16+

Рөстәм Миңнеханов: “Путин бит Миңнеханов хәл итсен димәде...”

-31 декабрь алдыннан беренче булып Аллага шөкер, бу ел да исән-имин үтте диячәкмен. Якыннарым, дусларым исән-сау булуга да шөкер дияргә кирәк, - диде бүген Президент Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән Яңа ел алды очрашуында.

Әңгәмә 2015 елга нәтиҗәләр, киләсе елга фаразлар, Татарстан-Төркия хезмәттәшлеге, инвестицион багланышлар,нефть бәяләре тирәсендә барды. Рөстәм Миңнеханов һәрвакыттагыча төгәлләге, саннарны төгәл белүе, ихласлыгы белән сокландырды.

Ә Президент атамасы турындагы сорауга килгәндә, ул: "Мин ил башлыгыннан да артык сезгә берни дә әйт ә алмыйм. Гомумән, бу сорауны Владимир Путинның пресс конференциясендә икенче тапкыр күтәрергә дә кирәк түгел иде (иск. - Путинның матубгат конференциясендә "Бизнес-онлайн" журналисты Президент атамасы турында сорады). Ә минем фикергә килгәндә, Путин бит Миңнеханов үзе хәл итсен димәде, ә Татарстан хәл итсен диде. Мин сайлап куелган Президент, федераль закон безгә мондый хокукны бирде", - диде.

Шулай ук телләр мәсьәләсенә кереп, "Ә урыс телен белмиләр диючеләргә әйтәсе килә: бүген урыс теле белән проблема юк, ә татар, мари, чуваш телләре белән бар", - диде, күрәсең, урыс теле һәм әдәбиятын мәктәпләрдә укыту буенча төзелгән концепция проектына ишарәләп.

Президент белән очрашудан тулы язма - газетабызның пәнҗешәмбе санында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading