Рөстәм Миңнехановның Татарстан халкына мөрәҗәгате
Хөрмәтле Ватандашлар! Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе төгәлләнеп килә. Кампания барышында сайлаучылардан күп кенә тәкъдим-гозерләр кабул ителде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Хөрмәтле Ватандашлар! Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе төгәлләнеп килә. Кампания барышында сайлаучылардан күп кенә тәкъдим-гозерләр кабул ителде.
Сез керткән тәкъдимнәр Югары Дәүләт органнары эшендә исәпкә алынсын өчен барлык кирәкле чаралар күрелер.
Республика икьтисады үсешенең югары нәтиҗәләре быелгы сайлауларга уңай җирлек тудырды. Бездә мөһим социаль-мәдәни объектлар - мәктәпләр, балалар бакчалары ачыла, парклар, скверлар, су буйлары яңартыла. Ата-бабаларның бай рухи һәм мәдәни мирасы кешеләрне якынайта. Без аңа таянабыз!
Хөрмәтле сайлаучылар! Быелгы сайлауларның форматы үзенчәлекле. Без Россия парламентының түбән палатасын гына сайламыйбыз, ә киләсе 5 елга дәүләтебезнең үсеш юнәлешен билгелибез.
Татарстанда акыллы һәм үз көченә ышанган халык яши. Бердәм командада эшләү иң катлаулы мәсьәләләрне чишәргә булыша. 18 сентябрьдә сайлауларда катнашырсыз һәм Россия парламентының яңа составында республикабызны лаеклы рәвештә тәкъдим итүчеләргә теләктәш булырсыз, дип ышанып калам! Безнең республика кебек көчле төбәкләр Россияне Бөек итә.
Кадерле дуслар! Сезгә исәнлек, бәхет һәм имин тормыш телим!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәдәният
Соңгы алкышлар: Казанда кабатланмас җырчы Резидә Шәрәфиева белән хушлаштылар
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
Комментарийлар