16+

Рөстәм Миңнеханов: “Реаль керемне арттырырга кирәк”

Без бит донор. Федераль бюджетка акча кертү буенча бишенче субъект булсак та, үзебезгә күп калмый. Шуңа да төбәкнең эчке продукты күләмен 2030 елга ким дигәндә 5 трлн, үз кертемнәребез 600 млрд булырга тиеш, - дигән бурыч куйды Президент

Рөстәм Миңнеханов: “Реаль керемне арттырырга кирәк”

Без бит донор. Федераль бюджетка акча кертү буенча бишенче субъект булсак та, үзебезгә күп калмый. Шуңа да төбәкнең эчке продукты күләмен 2030 елга ким дигәндә 5 трлн, үз кертемнәребез 600 млрд булырга тиеш, - дигән бурыч куйды Президент

Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

Бу уңайдан республикага федераль дәрәҗәдәге кунаклар да килгән иде. Шуларның берсе Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Юрий Борисов Татарстанның алга киткән төбәк икәнен искәртеп, биредәге казанышлар мактауга лаек булуын билгеләп үтте. 

– Татарстан илебезнең алга киткән төбәкләренең берсе. Республикада сәнәгатьнең барлык тармаклары да алга киткән диярлек. Әмма безгә уйланырлык әйбер бар. Нишләп Кытай алга киткән? Хәтта хәзер, коронавирус шартларында да үсеш 6 процент тәшкил итә. Илнең үсешен реаль кертемнәрне арттырып кына тәэмин итеп була, - диде ул.

Урынбасар шулай ук санкцияләр үзебездә җитештерелгән продукцияләрне җитештерү үсешенә китерүен дә билгеләп үтте. Әмма моның өчен сәнәгатькә ярдәм итәргә кирәклеген дә әйтте. 

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исә сүзенең башында ук Президентыбыз Владимир Путин куйган бурычларны без тиешле дәрәҗәдә үтәргә тиешлеккә басым ясады. 

– Безнең бу һәм алдагы биш елга планыбыз бар. Гомумән алганда, без барлык  40 программаны тулысынча үтәдек. Бюджетка кертемебез 300 млрд сум булды. Бу бик зур сан. Әмма үсеш потенциалыбыз бар әле, - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Шулай да безгә күп нәрсәләрне яңадан карарга, үсеш өчен нинди мөмкинлекләребез булуын янәдән барларга кирәк дигән фикердә җитәкче. 

– Аңлашыла инде, базар, модернизация бар. Без илебез җитәкчелеге каршында җитештерү оешмалары бурычларын киметүне сораячакбыз һәм күбрәк инвестицияләр керәчәкбез. Без бит донор. Федераль бюджетка акча кертү буенча бишенче субъект булсак та, үзебезгә күп калмый. Шуңа да төбәкнең эчке продукты күләмен 2030 елга ким дигәндә 5 трлн, үз кертемнәребез 600 млрд булырга тиеш, - дигән бурыч куйды Президент сәнәгать өлкәсендә эшләүчеләргә. 

Лилия Локманова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading