Сентябрьдә өй туйлары гөрләячәк
Казан мэры Илсур Метшин торак йортларда башкарылучы капиталь төзекләндерү эшләрен сентябрь башларына тулысынча тәмамлау бурычы йөкләде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казан мэры Илсур Метшин торак йортларда башкарылучы капиталь төзекләндерү эшләрен сентябрь башларына тулысынча тәмамлау бурычы йөкләде.
«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин чыгышында әйтелгәнчә, быел башкалада 202 торак йортка комплекслы төзекләндерү үткәрелә. «Капиталь ремонт программасына 1 миллиард 311 миллион сум акча күчерелде. 44 йортта эшләр инде башкарылды, план үтәлеше 84 процентны тәшкил итә», - диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Мэр Илсур Метшин 2006 елдагы хәлләрне искә төшерде. «Казанда лифтлар нык искерде. Республика җитәкчелегенә рәхмәт! Ул вакытта Минтимер Шәймиев белән Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп финанс мәсьәләсен чишүгә ирештеләр», - диде ул. Быел да 486 лифт яңага алмаштырылачак. Барлык лифтлар да инвалидлар һәм кыенлык белән хәрәкәтләнүче гражданнар мәнфәгатьләрен уйланылып эшләнгән. Яңа Савин районына - 204, Идел буе районына 155 лифт куелачак, чөнки аларда биек йортлар күбрәк. «Лифтлар яңаларына тиз алмаштырыла. Югары катлардагы әбиләр сөткә тилмереп утырмас. Ләкин эшнең кайчан башланачагы һәм тәмамланачагы алдан ук язып эленгән булсын», - дип искәртте Илсур Метшин.
«Торак-коммуналь хуҗалыгы реформасына теләктәшлек фонды» программасы кысаларында Казанда 2008-2011 елларда 1185 торак йортка капиталь ремонт ясалды. Әлеге эшләргә төрле бюджетлардан 7 миллиард сум акча тотылды. Нәтиҗәдә 300 меңнән артык кеше торак шартларын яхшыртты. Мэр Илсур Метшин: «Казанлыларда - отпусклар чоры, ә шәһәр хуҗалыгында стахановча эшләү сорала. Сыйфат мәсьәләсенә игътибар киметелмәсен», - диде.
Йортларга капиталь ремонт башкарылганда кимчелекләр күзәтелсә, 555-69-01 телефоны аша Казанның торак инспекциясенә хәбәр җиткерергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар