Дегустаторлар элек-электән булган. Дөрес, ул чакта аларны алай дип атамаганнар. Зур даирәдә танылган, җитәкче кешеләр махсус укытылган белгечләр тоткан. Табындагы ризыкны беренче булып алар кабып карый торган булган. Әгәр ризык агулы булса, беренче булып шул хезмәткәрләр вафат булган. Статистика мәгълүматларына карасаң, дегустатор һөнәрен сайлаучылар күп түгел. Беренчедән, бу һөнәргә укыта торган махсус уку йортлары юк, күбесе курслар уза йә, азык-төлек сәнәгате технологына укыганда, бу һөнәрне үзләштерә. Икенчедән, һәркем профессиональ дәрәҗәдә дегустатор була алмый. Баксаң, мондый сәләт нибары 15 процент халыкка гына бирелгән икән.
Дегустаторлар күп ашамый
Дегустатор булу җиңел түгел. Моның өчен ис белән тәмне аерудан бигрәк, истә калдырырга кирәк. Чынлап әйтәм, соңгы балыкны ашаганда, беренчесен хәтерләми идем инде. Югыйсә, беренче балыкны бер кисәк ашап бетердем. Аннары гына аңладым – тугыз төр балыкны да шулай ашый башласаң, ашказаның чыдый алмаска мөмкин. Дегустация вакытында ризыкны аз-азлап, чеметеп кенә кабалар икән. Кайбер белгечләр бөтенләй кабып карамыйча да бәя бирде. Дегустатор булу өчен тоемлау сәләте булырга тиеш: исне яхшы сизәргә, тәмне тоемларга кирәк. Моның өчен белгечләр тәмәке тартмаска, спиртлы эчемлекләр кулланмаска киңәш итә. Алар тоемлау сәләтен киметә, ди. Психик яктан тотрыклы булу да кирәк.
Кыскасы, бар балык та чыгып беткәч, белгечләр фикер алыша башлады. Һәр кеше үз фикерен, тәкъдимен җиткерде. Дегустаторларның берсе, балыкны кылчыгыннан арындыру өчен химик кушылмаларга салалар, ди. Дөрес, Татарстанда җитештерүчеләр, мондый алымнарны кулланмыйбыз, диде. Хәзерге заманча җайланмалар химик матдәләр кулланмыйча да балыкны кылчыгыннан тулысынча чистартырга мөмкинлек бирә, ди алар.
Татарстанда балыкны нәкъ менә филе-кисәкләргә бүлеп, банкаларга тутырып сату белән ике генә оешма шөгыльләнә. Аның берсе – Чаллыда, икенчесе Югары Осланда урнашкан.
«Сельдь под шубой» салатын ясау өчен белгечләр селедка балыгын киселмәгән килеш алырга киңәш итсәләр, филелар эшне тизләтә. Чистартасы, кисәсе, турыйсы юк. Шунысы да бар: мондый балыклар термик эшкәртү узмый, шуңа да алар озак саклана алмый. Белгечләр: «Читтән ерак юл узып килгән савыттагы балыкларга караганда, үзебездә җитештерелгәнен сайласаң, яхшырак», – дип тә киңәш бирде.
Нәтиҗәләргә килгәндә, беренче ике урынны нәкъ менә үзебездә җитештерелгән балыклар алды. Ни хикмәт, килограммы 400 сумга якын торган, тәмләткечләр кушылган бер балык, киресенчә, иң арткы позицияләрдә калган. Баксаң, кыйммәтле – ул әле сыйфатлы дигән сүз түгел икән. Кыскасы, балыкны алганда, сыйфатына игътибар бирергә онытмагыз.
Филе-кисәкләргә бүленгән тозлы сельдь балыгын алганда, Розалия Арслановадан киңәшләр
– Балыкның саклану шартларына игътибар итегез. Иң яхшысы – балык 3-4 градус җылыда сакланырга тиеш, температура 6 градустан да артмаса яхшырак.
– Балыкны алганда савытын әйләндереп карарга кирәк, аның мае акмасын. Мае акса, димәк, савытның капкачы герметиклылыгын югалткан, анда һава кергән дигән сүз, бу сыйфатка начар тәэсир итә.
– Балыкның соусы чиста, үтә күренмәле булырга тиеш. Чит нәрсәләр йөзеп йөри икән, соус болганчык булса, сыйфатында шик бар.
– Савытның кабында норматив документлар: җитештерүченең адресы, телефоннары күрсәтелгән булырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар