16+

Гөлназ Асаева: «Соңрак элемтәгә чыгармын, әлегә хәлем юк...»

Җырчы Гөлназ Асаева авариядән соң тамашачылары белән элемтәгә чыкты. «Әлегә беркем дә концерт куярлык хәлдә түгел»- ди ул.

Җырчы Гөлназ Асаева авариядән соң тамашачылары белән элемтәгә чыкты. «Әлегә беркем дә концерт куярлык хәлдә түгел»- ди ул.

- Әлегә беркем дә концертлар куяр хәлдә түгел. 4 мартта Уфада концерт булмаячак. Руль артында мин идем. Моны беркем дә яшерми. Һава торышы начар булу сәбәпле, идарәне контрольдә тота алмадым. Каршы як полосасына чыгып киттем. Ул мизгелдә берни дә эшләп булмады. Соңрак элемтәгә чыгармын, әлегә хәлем юк. Зыян күргән як белән элемтәдә торабыз. Барлык шалтыратулар теркәлгән. Теге машинаның пассажирларының телефон номерларын безгә бирүче булмаганлыктан, Даутовларның кияве аша элемтәне дәвам итәбез, - дип язган Гөлназ.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading