16+

"Шәһри Казан" газетасы "Кеше һәм табигать" республика конкурсында җиңде

Кичә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ел саен республика ММЧ өчен үткәрә торган "Кеше һәм табигать" һәм "ЗКОлидер-2015 "республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Хезмәттәшебез Дамир Бәдриев әлеге конкурста җиңү яулады. Аны чын күңелдән әлеге җиңүе белән котлыйбыз!

"Кеше һәм табигать" республика конкурсында быел 200дән артык журналист һәм ММЧ катнашкан, алардан 500дән артык эш алынган.
Конкурс комиссиясе алынган материалларны "Иң яхшы телесюжет", "Вакытлы басма матбугатта иң яхшы язма", "Иң яхшы радиосюжет", "Электрон ММЧда иң яхшы материал" һәм "Иң яхшы фотохезмәт" номинацияләре буенча бәяләгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading