Сингапурдан үрнәк алыйк
Казанда быел урамнарга тагын 2500 чүп савыты куелачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казанда быел урамнарга тагын 2500 чүп савыты куелачак.
Шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйткәнчә, Казанда 3500 чүп савыты файдаланыла инде. Ләкин аларга ихтыяҗ һаман да зур. Яңа савытлар беренче чиратта җәмәгать транспорты тукталышларына, паркларга һәм үзәк урамнарга урнаштырылачак. Туристлар җәяү йөрүче урамнар тротуарларына 800 савыт кую ниятләнелә.
Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Андрей Лобов шәһәр үзәгендәге урамнардагы чүп савытларыннан чүпләрне көнгә ике мәртәбә алу кирәклеге турындагы тәкъдим кертте. «Чүпне бер мәртәбә генә бушату аз. Савыт тулып, чүпләр җиргә чәчелә башлый», - диде ул.
Мәсьәләгә карата фикерләре белән уртаклашып, мэр Илсур Метшин: «Тукай мәйданында «Татэнерго» янәшәсендә автомобильдә туктаган идем. Бер егет тәмәке төпчеген урамга ташлады. «Ник төпчегеңне урамга ташлыйсың?» - дип сорадым. «Чүп савыты юк», - диде ул. «Әнә, дүрт адымда гына савыт тора бит», - дим. «Анда кадәр ерак», - диде дә, исе дә китмичә, юлын дәвам итте. Сингапурда тәмәке төпчеген урамга ташлау гайре табигый күренеш. Чүп савытлары ватылмаслык итеп ясалсын. Бездә тротуарларга чүп ташлаучыларны, тәрбия алымнарыннан тыш, штрафка тартып та акылга утыртырга кирәктер», - диде.
Шәһәр бистәләре өчен 866 контейнер һәм 44 бункер сатып алыначак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Хикәя
Марат Кәбиров «Дүртенче үлчәм» (хикәянең икенче өлеше)
-
#Кыскача яңалыклар
Дөнья чемпионатының машинасы өчен ике Татарстан көрәшчесе дә көрәшәчәк
-
#Язмалар
Мотоцикл җене кагылган Илназ: «Ярышларда катнашу үз-үзем белән көрәш»
-
#Җәмгыять
Йорт төзегәндә экономияләп буламы?
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов: Геройларның батырлыгы мәңгегә безнең йөрәкләрдә
Комментарийлар