16+

Социаль транспорт карталары кире кайта

Пенсионерлар урамында бәйрәм: алар җәмәгать транспортында янәдән чикләүсез йөри алачак.

Социаль транспорт карталары кире кайта

Пенсионерлар урамында бәйрәм: алар җәмәгать транспортында янәдән чикләүсез йөри алачак.

Үткән ел ахырында гамәлгә кергән яңа карар - җәмәгать транспортында ташламалы йөрүне 30 тапкырга гына калдыру белән ташламага ия булган күп гражданнар килешмәде. Пенсионерларның Ирек мәйданына митингка чыгуларының сәбәбе дә нәкъ менә шул иде.
Халыкның ризасызлыгы игътибарсыз калмады: ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ташламалардан файдаланучы гражданнар өчен җәмәгать транспортында йөрү санын 30 тапкырга гына калдыру хакындагы карарны гамәлдән чыгарырга боерды. Хәзер ташламага ия гражданнар янәдән шәһәр транспортында элек кулланылышта булган лемитсыз социаль транспорт карталары буенча йөри алачак. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин әйтүе буенча, Татарстанда социаль проезднойлар 20 гыйнвардан сатуга чыга. Аларны почтадан, шулай ук «Ак Барс» банктан һәм «Саклык банкы»ннан алып булачак. Олы кешеләр өчен электрон юл йөрү билетының бәясе 342 сум булса, балалар өчен билет 260 сум тора.
Алга таба республиканың тагын дүрт шәһәрендә - Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Зәйдә - транспорт карталарын кертү карала, дип хәбәр итә Ленар Сафин. Бу якынча 2 ай эчендә гамәлгә ашырылачак.
Барыбыз өчен дә тагын бер сөенечле хәбәр шул: якын арада җәмәгать транспортында юл йөрү билетларына бәяләр арту күзәтелмәячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading