16+

Тамырларны барлап торырга кирәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгардагы Истәлек билгесен ачтылар.

Тамырларны барлап торырга кирәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгардагы Истәлек билгесен ачтылар.

«Шушы төбәктә җиребезгә ислам дине ата-бабаларыбыз тарафыннан иңдерелгән - бу көнне һәрвакыт истә тотарга, тамырларыбызны барлап торырга кирәк һәм ул безнең өчен зур бәйрәм», - диде Болгар җирендә барган тантанада Рөстәм Миңнеханов. Изге Болгар җирендә 922 елның 21 маенда ислам динен кабул итүнең аксыл ташлы, алтын гөмбәзле Истәлек билгесе бинасы уртасындагы сигез почмаклы йолдыз рәвешендәге мәрмәр күтәртмә-урында дөньядагы иң зур басма Коръән урнаштырылды. Тантаналы чара кысаларында Истәлек билгесе бинасында мөселманнарның Үзәк һәм Татарстан Диния нәзарәтләре арасында хезмәттәшлек һәм багланышлар булдыру буенча Килешү төзелде, аны рәисләр Тәлгать Таҗетдин белән Илдус Фәйзов имзалады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading