Архитекторлар июль аен дәртләнеп һәм илһамланып көтеп аладыр, мөгаен. Чөнки, 1 июль – Бөтендөнья архитектура көне. Россиялеләр берәр заман 1 июльне «Бәяләр күтәрелү көне» сыйфатында билгели башласа, һич гаҗәп булмас.
Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә 1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең 2,8 процентка артканлыгын хәбәр итте.
– Артык зур бәя түгел, – диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Ләкин, әллә ни мактанырлык хезмәт хакы яки пенсия алмаган кешеләр өчен түләүләрнең 1-2 процентка артуы да бик зур шул. Һәр елның 1 июлендә коммуналь тарифлар 1 процентка кимесен иде ул.
Өстәмә бәягә салым (НДС) ставкасы 18 проценттан 20 процентка күтәрелү сәбәпле, ел башында коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр 1,7 процентка арткан иде инде. Ел дәвамында «коммуналь тариф» 4,5 процентка арта.
-Әлеге сан Россия Хөкүмәте коммуналь хезмәтләр өчен түләү тарифларына билгеләгән индекс чигеннән узып китәргә тиеш түгел, дип тынычландырды Искәндәр Гыйниятуллин. Россия Хөкүмәте билгеләгән индекс чиге – 5,6 процент.
Искә төшерсәк, көнкүрештәге каты калдыклар (ТБО) ел башыннан коммуналь түләүләр графасына кертелде. Түләү күпфатирлы йортларда бер кешегә аена 71,95 сум, ә шәхси йортларда, шулай ук аена, бер кешегә 78,05 сум исәбеннән хисаплана.
Коммуналь хезмәтләр исемлегендә вентиляция өчен аена 30 тиен һәм төтен суыргыч өчен 55 тиен түли башлыйбыз. Элек ул тарифка кертелмичә, агымдагы ремонт хисабыннан каралган.
Бу уңайдан мэр Илсур Метшин үзенең мөнәсәбәтен әйтеп куйды.
– Вентиляция белән төтен суыргыч өчен түләү ала башлауны кешеләр аңламас, шуның өчен мәсьәләне төшендерергә кирәк. Вентиляция белән төтен суыргыч эшләмәү сәбәпле, кешеләрнең агулану очраклары күзәтелә, – диде шәһәр башлыгы.
Искәндәр Гыйниятуллин сөйләгәнчә, капиталь ремонт программасы кысаларында йортларның диварларын ныгыту, энергиягә сакчыл җиһазлар урнаштыру, лампочкалар кую миллионлы шәһәрләр арасында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне түбән чиктә тотарга мөмкинлек бирә.
– Чыганакларны сакчыл тоту зарур. Электрны, суны сакчыл тоту, хисаплагычлар урнаштыру түләүләрне киметә, – дип искәртте Искәндәр Гыйниятуллин.
Казанда күп фатирлы 200 йортта яшәүчеләр йортны карап тоту тарифларын үзләре билгели икән. Димәк, аларны 1 июльдән үзгәреш кичергән тарифлар һич борчымый.
– Гражданнар күп фатирлы йортларын карап тоту тарифларын үзләре билгели ала, – дип җавап кайтарды кызыксынып биргән соравыма Искәндәр Гыйниятуллин. – Бу гражданнарның хокукы гына түгел, ә ихтыяҗы. Йортта гражданнар карар кабул итмәсә, андый очракта шәһәр башкарма комитеты раслаган тарифлар кулланыла. Без уртача саннан чыгып исәплибез, ә бу төп-төгәл хисаплау дигән сүз түгел. Төрле йортның чыгымнары төрлечә, шунлыктан, гражданнар йортның нечкәлекләрен исәпкә алып, үзләре тариф билгеләсә, дөресрәк була.
Мэр Илсур Метшин торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы кимчелекләрне «Открытая Казань» сайтына хәбәр итеп торырга чакырды.
«Кызганыч, торак-коммуналь хуҗалыкта үзгәрешләр бер вакытта да бетми. Торбаларны ремонтлаганда мәңгелеккә чыдарлык чимал булмаган кебек. Торак-коммуналь тармакны камилләштерү ул – даими һәм вак эш», – дип, сөйләшүгә йомгак ясады мэр Илсур Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар