16+

Татарстанда мәгариф системасын үзгәртеп кору кирәкме?

Бүгенге көндә укытучыларның хезмәт хакы системасы эшләү өчен тиешле дәрәҗәдә стимул бирми. Кичә гомуми белем бирү системасы идарәсен модернизацияләүгә багышланган Министрлар Кабинеты утырышында республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әнә шулай дип белдерде. Биредә мәгариф системасына караган өч мәсьәләне билгеләп үттеләр. Болар - методик хезмәтнең начар булуы, мәгариф оешмалары...

Утырыш барышында төп доклад белән Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыкты. Аның сүзләренә караганда, 2014 елның көзендә муниципаль мәгариф системасындагы хәлне анализлау өчен министрлык тарафыннан методик эшчәнлекне камилләштерү буенча координацияләү советы булдырылган. Белем бирүнең сыйфаты буенча республика рейтингында соңгы урыннарда булган муниципаль районнарның эшчәнлегенә анализ ясалган. Министр сүзләренчә, бу район мәктәпләрендә җитәкчеләр эшендә күп кимчелекләр, методик хезмәтнең тиешенчә эшләмәве ачыклана. Энгель Фәттахов шулай ук мәгариф учреждениеләрендәге педагогик хезмәткәрләрнең һәм җитәкчеләрнең хәзерге хезмәт хакы моделе модернизацияләүне таләп итә, дип өстәде. Министр сүзләренчә, 2015 елның 1 сентябреннән Татарстанда мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм педагогика хезмәткәрләре, республиканың мәгариф идарәсе методистлары өчен яңача хезмәт хакы системасы эшли башлаячак. "Хәзер һәр укытучы хезмәт хакын башкарган эшенең күләменә һәм сыйфатына карап алачак", - дип билгеләде ул. Шулай ук, быел май аенда укучылар саны 80 кешедән артмаган урта мәктәпләрне үзгәртү эше дә башлап җибәреләчәк.

- Татарстанда мәгариф системасын үзгәртеп кору вакыты җитте. Һәр педагог хезмәт хакын башкарган эшенә карап алырга тиеш, - дип йомгаклады утырышны Илдар Халиков.

Фото: Михаил Фролов

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading