16+

Владимир Путин: “Җәмигъ мәчете мөселманнарының рухи үзәгенә әйләнер”

Бүген, ун еллык төзекләндерүдән соң, Мәскәүдә Җәмигъ мәчете ачылды.

Владимир Путин: “Җәмигъ мәчете мөселманнарының рухи үзәгенә әйләнер”

Бүген, ун еллык төзекләндерүдән соң, Мәскәүдә Җәмигъ мәчете ачылды.

Ул Европада иң зур гыйбадәтханәләрнең берсе булып санала. Дини мәҗлестә Россия Президенты Владимир Путин, Төркия һәм Палестина җитәкчеләре Рәҗәп Эрдоган белән Мәхмүд Аббас, шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Ачылу тантанасын "Россия 24" телеканалы турыдан-туры эфирда күрсәтте. Владимир Путин мәчетне торгызуга өлеш керткән бөтен кешегә рәхмәтләрен җиткерде. Сүз уңаеннан, төзекләндерү эшләре фәкать хәер акчасына алып барылган.

- Матди ярдәм күрстәүләре өчен, без Төркия, Казахстан хөкүмәтләренә бик рәхмәтле. Иманым камил, Җәмигъ мәчете Мәскәү һәм бөтен Россия мөселманнарының рухи үзәгенә, мәгърифәт, исламның асыл кыйммәтләр чыганагына әйләнер, - диде Владимир Путин. Бер уңайдан ул мөселманнарны Корбан гаете белән дә котлады.

Җәмигъ мәчетенең гомуми мәйданы - 19 мең квадрат метр, төзекләндерүдән соң ул 20 тапкыр зурайган. Гыйбадәтхәнең өч каты ун мең кешене сыйдыра ала.
Фото: http://uploadrb.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading