Бүген 16 нчы апрельдә көндезге сәгать 12дә Россия Президенты Владимир Путин турыдан-туры элемтәдә халык сорауларына җавап бирәчәк. Президент белән турыдан-туры элемтә "Беренче канал", "Россия 1", "Россия 24" телеканаллары һәм берничә радиостанция аша трансляцияләнә. Пресс-секретарь Дмитрий Песков әйтүенчә, инде кичә үк 1,7 млн мөрәҗәгать һәм сорау кабул ителгән. Күбесенчә кешеләрнең хезмәт...
Бүген 16 нчы апрельдә көндезге сәгать 12дә Россия Президенты Владимир Путин турыдан-туры элемтәдә халык сорауларына җавап бирәчәк. Президент белән турыдан-туры элемтә "Беренче канал", "Россия 1", "Россия 24" телеканаллары һәм берничә радиостанция аша трансляцияләнә. Пресс-секретарь Дмитрий Песков әйтүенчә, инде кичә үк 1,7 млн мөрәҗәгать һәм сорау кабул ителгән. Күбесенчә кешеләрнең хезмәт хакы, бәяләрнең үсүе, валюта курсы, пенсия һәм пенсия реформасы белән бәйле сораулар кызыксындыра. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалык тармагы һәм сәясәткә кагылышлы сораулар да бар. Владимир Путин халык белән турыдан-туры элемтәгә беренче тапкыр 2001 нче елда чыккан иде. Шуннан бирле мондый аралашулар ел саен гадәткә кереп китте дисәк тә була. Быелгысы 13 нче тапкыр оештырыла.
Фото:www.marimedia.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар