16+

Ял көненә кызыклы чаралар исемлеге

Якшәмбе көнегезне матур итеп үткәрәсегез килсә, әлеге исемлеккә күз салыгыз.

Ял көненә кызыклы чаралар исемлеге

Якшәмбе көнегезне матур итеп үткәрәсегез килсә, әлеге исемлеккә күз салыгыз.

ММА буенча Ачык Кубок һәм Татарстан Беренчелеге
"Олимпиец" спорт комплексында ММА буенча Ачык Кубок һәм Татарстан Беренчелеге финалы уза.
Вакыты: 10.00
"Балалар авырларына башка караш" дип аталган семинар
Бүген дә "Према" үзәгендә утыз еллык тәҗрибәле педиатр-неонатолог Сергей Никитин кызыклы семинар уздыра. Биредә сез балалар сәламәтлегенә кагылышлы күп кенә сорауларыгызга җавап таба аласыз.
Вакыты: 10.00-19.00
OPEN SPACE MARKET
Ял көннәрендә Казан Ипподромында узачак кызыклы һәм файдалы чарага килми калмагыз. Биредә Россиянең яшь һәм өметле дизайнерлары үзләренең көзге-кышкы коллекцияләрен тәкъдим итә. Моннан тыш, кунакларны музыка, лекцияләр, мастер-класслар, бәйгеләр һәм бүләкләр дә көтә.
Вакыты: 12.00-20.00
"Таң батыр" спектакле
"Угол" иҗади лабораториядә бүген "Таң батыр" спектакле күрсәтелә. Татар халык әкияте мотивлары буенча эшләнелгән спектакльне бөтен гаилә белән карарга мөмкин.
Вакыты: 16.00
"Филармониядә музыкаль-әдәби кичә" циклы
"Бер шәһәрнең тарихы" - "Филармониядә музыкаль-әдәби кичә" циклының беренче кичәсе. Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә бүген Россиянең атказанган артисты Александр Олешко чыгыш ясый. М.Е. Салтыков-Щедринның "Бер шәһәрнең тарихы" сатирик романы дәүләт белән халык арасындагы мөнәсәбәтләр турында.
Вакыты: 18.00
Театрларда
Әлеге чаралардан тыш, башкаланың театр һәм концерт заллары да тамашачыларны үзләренә чакыра. Бүген К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында - сәгать 17.00 дә "Әллә язмыш, әллә ялгыш" комедиясе, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында сәгать 12.00дә "Мәхәббәт FM" эстрада-джас комедиясе, сәгать 18.00 дә "Сөясеңме, сөймисеңме?" моңсу комедиясе күрсәтелә. М. Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры "Лебединое озеро" балетын (вакыты: 18.00), Казан дәүләт яшь тамашачылар театры "Здравствуйте, я ваша тетя!" (вакыты: 18.30) комедиясен тәкъдим итә. Татар дәүләт "Әкият" курчак театрында "Волшебник Изумродного города" (Вакыты: 11.00, 13.00) һәм "И, кызык Шүрәле!" (Вакыты: 15.00) спектакльләрен карарга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading