16+

«Яши генә башладым кебек»

Бервакыт курчак театрының районыбызда гастрольләрдә йөргән чагы. Авыл кешесе артист халкын якыннан күрсә, аралашырга яратучан бит ул. Ришат ГЫЙЗДӘТУЛЛИН дигән артистлары, мәктәп белән дә танышасы килеп булса кирәк, анда кереп чыгасы иткән. Шул чагында ашханәдә эшләүче хатыннарның берсе аның гаилә хәле белән кызыксынып: «Энем, син өйләнмәгәнме соң әле?» - дип...

«Яши генә башладым кебек»

Бервакыт курчак театрының районыбызда гастрольләрдә йөргән чагы. Авыл кешесе артист халкын якыннан күрсә, аралашырга яратучан бит ул. Ришат ГЫЙЗДӘТУЛЛИН дигән артистлары, мәктәп белән дә танышасы килеп булса кирәк, анда кереп чыгасы иткән. Шул чагында ашханәдә эшләүче хатыннарның берсе аның гаилә хәле белән кызыксынып: «Энем, син өйләнмәгәнме соң әле?» - дип...

Ришат Әлки районының Карамалы авылында туып, әтисенең туган ягы Актаныш якларында үсә. Әтисе Рәис абыйның гармунда, мандолинада уйнап, әнисе Зәйтүнә апаның җырлавы эзсез калмый, билгеле. Алар үстергән биш баланың һәркайсы баянда уйный, җырлый. Ришатлары кечкенәдән бию, драма, курчак театры түгәрәкләренә йөри башлый. Педагоглары малайны: «Синдә талант бар, артист булырга тиешсең», - дип өндиләр. Шуңа күрә дә унынчы сыйныфтан соң ул театр училищесына юл тота. Драма бүлегенә тәҗрибәле артистларны алганлыктан, Ришат курчак театры буенча укырга керә. Танылган педагог Асия Хәйруллинадан сәхнә теленә өйрәнә ул.
Бүген Ришат Гыйздәтуллин коллективта иң өлкән артистларның берсе. Ул ярдәмчел, кешелекле булуы белән дә яшьләргә үрнәк. Бүген аның иҗат юлын кабат бергәләп күздән кичерик әле.
- Ришат, әгәр театр юлыннан китмәсәң, нинди һөнәр сайлаган булыр идең икән? Ул турыда уйланганың юкмы?
- Мин барыбер сәнгать юлыннан киткән булыр идем. Бервакыт мәктәптә укыганда, Казаннан Халык иҗаты үзәгендә эшләгән Котдус Хөснуллин килгән иде. Ул мине хореография училищесына чакырып китте. Мин театр училищесына керә алмасам, анда барган булыр идем, дип уйлыйм. Биергә дә бик ярата идем.
- Син театрда йөзләгән роль башкаргансың. Алар арасында күбесе баш рольләр. «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектаклендә - Җәмил, «Гасырдан озын бу көн»дә - Җыламан, «И, кызык Шүрәле»дә - Булат һ.б. уңай образларың белән нәниләр күңелен яулагансың. Сиңа каһарманнарны уйнау ошыймы, әллә җанварларнымы?
- Башта каһарманнарны уйнау кызык иде. Анда үз тавышың белән сөйләшәсең. Олыгая башлагач, хайваннар образы ошый башлады. Мин уйнамаган җанвар калмагандыр да инде. Өйдә дә оныкларымны төрле җәнлек тавышлары белән шаяртырга яратам.
- Элек спектакль барышында артистларны күреп булмый иде. Бүген алар курчаклары белән бергә сәхнәнең алгы планында уйный. Аның нинди уңайлыклары, нинди кыенлыклары бар?
- Артист өчен пәрдә артында кызык, чөнки анда ни кыланганың балаларга күренми. Балалар каршында уйнаганда аларның игътибары бездә генә була. Чит илләрдә дә артистлар үзләре күренеп уйный. Бу алым хәзер безгә дә килеп керде.
- Чит җирләрдә гастрольләрдә йөргәндә, аларның курчаклары кызыктырмыймы?
- Юк, үзебезнең курчакларга җитми инде. Безнең рәссамнар Валентина белән Александр Губскийлар ясаган курчакларга чит илләрдә дә кызыгалар.
- Курчак театры белән балалар бик кызыксынучан. Үзеңнең тәҗрибәңне аларга да бирергә теләгең юкмы?
- Мин 2 нче гимназиядә түгәрәк алып барган идем. Анда балалар белән спектакль дә куярга туры килде. Хәзер вакыт булмау сәбәпле, ул эш белән шөгыльләнә алмыйм.
- Сезон ачылганда нәни тамашачыга нинди спектакль тәкъдим итәсез һәм үзең анда кайсы рольне башкарасың?
- 14 сентябрьдә сезон ачылуын көтәбез. Режиссерыбыз Илдус Зиннуров «Кәҗә белән Сарык» әкиятен сәхнәләштерде. Ул шагыйрь Гәрәй Рәхим инсценировкасы буенча эшләнде. Мин анда Бабайны уйныйм. Без ул спектакльне битлек киеп уйнаячакбыз.
- Яңа бинада эшләү өчен артистларга бөтен шартлар да җитәрлекме?
- Бу бинага күчкәч, мин әле яши генә башладым сыман. Без үзебезне биредә яңадан тугандай хис иттек. Күптәнге хыялыбыз, ниһаять, тормышка ашты. Без моның өчен директорыбыз Роза Җаббаровага рәхмәтле. Бүлмәләрдә бөтен кирәкле җиһазлар, душлар бар. Шушы бинада яңа, матур образлар иҗат итәсе килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading