Мөфти шәех Равил Гайнетдин Россия мөселманнары диния идарәсе голәмәләр шурасының күпхатынлылык турындагы фәтвасына аңлатма бирде, дип яза «DUMRF_TAT».
"Нинди генә заман, нинди генә шартлар булуга карамастан, хәтта ки, Ватан иминлеге өчен ирләр гомерләрен фида кылган сугыш һәм хәрби каршылыклар чорында да, Аллаһы Тәгаләнең Сүзе мөэмин-мөселманнарга һәр чор өчен бер үк, үзгәрешсез тормыш күрсәткече булып кала. Ни аяныч, сугыш балалар ятим итә, хатыннарны тол калдыра. Хәзерге заманда динебездә рөхсәт кылынган күпхатынлылыкның мәгънәсе бозылды. Моңа дини наданлык сәбәпче. Күпләр берьюлы берничә хатынга өйләнүгә үзенең шаһвәтен канәгатьләндерү мөмкинлеге итеп карый. Мондый наданнар икенче никахны, андагы тормыш иптәше һәм балалар өчен Аллаһ каршында җаваплылык алып, тулы канлы гаилә төзү дип аңламый. Көн саен диярлек безнең имамнарга икенче-өченче хатын булып торган хатын-кызлар күз яшьләре белән мөрәҗәгать итә, аларны кулланганнар да ташлаганнар. Шулай ук зар елап килгән ханымнар арасында ире икенче-өченче хатын алган, беренче хатын дәрәҗәсендәге ханымнар килә, алар да үзләрен алданган хис итә. Мондый шартларда тулы канлы гаиләдә үсү һәм тәрбияләнү мөмкинлегеннән мәхрүм калган балалар да газап чигә. Хатын-кызларга, үз балаларының әниләренә мондый мөгаләмә күрсәткән мөселман кардәшләр өчен бик оят! Шул ук вакытта башка мисаллар да бар. Безнең мөселман сугышчыларыбыз, махсус хәрби операциягә киткәндә, моның бар куркынычын аңлап, һәлак була калсам, гаиләмне кем кайгыртыр, дигән сорауларын да бирә. Россия мөселманнары арасында бертуганы сугышта һәлак була калса, аның тол хатынын абыйсы яки энесе хатынлыкка алу гадәте бар, бу ике туганның балалары бергә, бер зур гаиләдә үссен, алар һәр яклап якланган булсын өчен эшләнә. Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең голәмәләр шурасының бу фәтвасы социаль чынбарлыкны һәм күпхатынлылык соравына дини карашларны озак итеп һәм җентекләп өйрәнгәннән соң гына чыгарылды. Әлеге карарның төп максаты - хатын-кызларның һәм балаларның хокукын яклау. Әлеге фәтваны таратыр алдыннан ниятебезне ачык рәвештә аңлатмавыбыз өчен мин мөслимәләребез алдында гафу үтенәм. Бу эш беренче чиратта динебездә рөхсәт ителгән берничә хатынлы никахта ике якның да бурычларын һәм хокукларын аңлату өчен эшләнде. Беренче хатыннан яшереп, икенче хатынга никахланырга ярамый, икенче хатынны да, беренчесенең барлыгын әйтмичә, алырга ярамый – бу хакта безнең фәтвада ачык итеп әйтелгән. Һәр хатын өчен һәм алар белән никахтан туган бар балалар өчен Аллаһ каршында җаваплылык бертигез! Тагын шунысын да искәртеп узарга кирәк: әлеге фәтва дәүләт кануннарына бер дә каршы килми. Чөнки сүзебез Аллаһның шәригате тарафыннан рөхсәт ителгән никах турында бара, бу өммәтебезнең эчке эше һәм никах сораулары динебездәге кагыйдәләр буенча тулысынча җайга салына. Без, хатын-кызлар пособиеләр сорап, дәүләткә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булмасын иде, диеп, икенче, өченче яки дүртенче никахтан туган балаларны әтиләре үзләре тулысынча тәэмин итсен иде, диеп телибез. Төп максат - хатын-кызларның һәм балаларның хокукын яклау. Коръәни Кәримдә: «Күңелегезгә хуш килгәнен үзегезгә никах кылып алыгыз: ике, өч һәм дүрт кылып, әгәр гаделлек кыла алмабыз дип курыксагыз, фәкать берне генә никахланыгыз», - дип теркәлгән кагыйдә бар («Ән-Ниса» сүрәсе, 3 аять).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар