16+

“27 еллык тормышны калдырып киттем...”

Сезгә үземнең тормышымны бәян итәргә булдым.

“27 еллык тормышны калдырып киттем...”

Сезгә үземнең тормышымны бәян итәргә булдым.

Мин 27 ел яшәгән тормышымны калдырып чыгып китәргә мәҗбүр булдым. Чыгып киткәндә берни дә алмадым. Сәбәбе – ирем икенче хатынга алданып китте. Шулай итеп, мин бер мизгелдә ирсез дә, мал-мөлкәтсез дә калдым.

“Авыр булды” дип кенә әйтү аз. Әйтерсең лә, тере килеш тирене кубарып алдылар. Кайчак: “Ирем үлгән булса, бәлки җиңелрәк булыр иде, үз дөньямда тыныч кына яшәр идем”, – дигән уйлар да килгәли. Чөнки тол хатыннарга караш бер төрле, ә безнең кебекләргә – бөтенләй икенче. Кайчак дөнья чынлап та тол хатын ягына күбрәк авышкан кебек тоела. Ә мин һаман да үзем корган, көтеп яшәгән тормышны сагынам. “Нигә чыгып киттең?” – дип сорамагыз. Доляны бүлеп алырга туры килде, башкача мөмкин түгел иде.

Кайчак үземне жәлләп тә алам. Әмма шул ук вакытта тормышымның якты якларын да күрергә тырышам. Балаларым инде тормышлы, баш өстендә түбәм бар, эшкә урнаштым.

Яшермим: ире үлгән хатыннарга бераз көнләшеп тә карыйм. Алар, һичьюгы, үз дөньясында калган... Ә мин тормышымны яңадан башларга мәҗбүр булдым.

Шулай да төшенкелеккә бирелмим. Барыбызга да сабырлык, көч-куәт, сәламәтлек бирсен. Калганын җиңәрбез.

Исемем редакция өчен генә
Фото нейрочелтәр ярдәмендә әзерләнде

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading